Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
22 ноябрь 2018, 02:00

КРЕМЛЬ ЧЫРШЫСЫНА КЕМНӘР БАРЫР?

Мәскәүдә26 декабрьдә узачак Бөтенрусия президент чыршысы бәйрәменә бездән 114 балабарачак.

Мәскәүдә 26 декабрьдә узачак Бөтенрусия президент чыршысы бәйрәменә бездән 114 бала барачак. Моңа спорт ярышларында, иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр, мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашучылар, Русия укучылар хәрәкәте лидерлары лаек.

Шулай ук күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, әти-әниләре кайнар нокталарда, хәрби бәрелешләрдә катнашкан, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнарның балалары да Чыршы бәйрәменә барырга әзерләнә.

Делегация 25 декабрьдә Мәскәүгә юл ала, ә Уфага 27 көнне кайтачаклар. Балаларның юл чыгымнары республика бюджетыннан каплатыла.


Фото: Башинформ.
"Өмет" гәзитеннән.
Читайте нас: