Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
7 декабрь 2018, 02:00

Тиздән - Яңа ел

Бәйрәмгә әзерлек тулы куәтенә бара

Традиция буенча, төп тантаналар Раевка авылының үзәк мәйданында узачак. Урман сылуы үз урынын алды инде, тиздән төрле төстәге утлар балкыган әкияти боз мәйданчыгы да ишекләрен ачар.

Төп чыршы быел бераз читкәрәк урнаштырылды. Авыл биләмәсе хакимияте һәм мәдәният бүлегендә аңлатуларынча, бу боз мәйданчыгын зурайту максатында, анда тиздән Кыш бабай резиденциясе барлыкка киләчәк, һәм тамашачыларга урын иркен булсын өчен эшләнгән. Чөнки елдан-ел Яңа ел тамашалары тагын да мавыктыргыч һәм чагурак үтә, ә анда катнашырга теләүчеләр һәм кунаклар саны арта бара.

Тагын бер урман сылуы “Лачын” спорт сарае янында куелды. Аны район үзәгеннән Мирецкийлар гаиләсе китерде, чыршыны бизәгәннәр дә инде.

Башка авылларда да кышкы спорт төрләрен яратучылар – хоккейчылар, тимераякта узышучылар бәйрәмгә һәм кышкы спорт мизгеленә әзерләнә. Раевкада, һәрвакыттагыча, физкультура-савыктыру комплексында, 2нче мәктәптә һәм Пионерлар йортында шугалаклар ясалды, ә район буенча аларның саны егермегә җитә. Шафран мәктәбе бозында мизгел ачылуга багышланган шайбалы хоккей буенча район авыл биләмәләренең үсмерләр һәм өлкәннәр командалары арасында иптәшләрчә матчлар узды да инде. Раевка 2нче мәктәбенең бозында авыл яшьләре “Боз дискотекасы” үткәрде.

Ә без, хөрмәтле гәзит укучылар, тагын бер тапкыр хәтерегезгә төшерәбез, 2019 елны каршылауга сез дә әзерләнегез. Биналар, кафе һәм магазиннар, йортларны Яңа ел атрибутикасы белән бизәп, “Иң яхшы Яңа ел иллюминациясе” смотр-конкурсында бүләк ота аласыз. Урындагы осталарга да үз һөнәрләрен күрсәтү өчен шәп мөмкинлек бар. 10 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр яшьләр эшләре буенча комитет Раевка авыл Советы белән берлектә “Боз мәйданчыгы” конкурсы үткәрә. Заявкалар 3-07-77 телефоны буенча кабул ителә. Катнашучыларны кыйммәтле бүләкләр көтә.

Фәнүзә РӘСҮЛЕВА.
Фото: Яндекс.
Читайте нас: