Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
28 Май 2019, 02:00

Кошлар да бер шулай таралыша...

Илебездә йөзләрчә мең чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

Алкышлар, изге теләк сүзләре, күңелләрне җилкендергән матур җырлар, ап-ак алъяпкычлар кигән, ак тасмалар таккан сылу кызлар, зәвыклы костюмнардагы җитди егетләр, барыбызга да яхшы таныш мәктәп вальсы. Һәм, әлбәттә, иң дулкынландыргыч мәл – соңгы кыңгырауның моңлы чыңы. Шушы тантанада кичәге шаян малайлар һәм кызлар, тиздән инде олы тормыш юлына аяк басачак егетләр һәм кызлар балачаклары белән хушлаша.
Быел район мәктәпләрендә тугызынчы сыйныфны – 443 һәм унберенче сыйныфны 214 укучы тәмамлады. Алар өчен дәресләр бетсә дә, алда бик җаваплы һәм мөһим чор – дәүләт йомгаклау аттестациясе көтә. Тугызынчылар инде инглиз теленнән имтихан тапшырырга да өлгерде. Ә унберенчеләр тәүге бердәм дәүләт имтиханын кичә, 27 майда тапшырды. Бер айдан исә чыгарылыш сыйныфы укучылары туган мәктәпләре белән хушлашачак.
М. Буранголов исемендәге башкорт лицееның 44 унберенче сыйныф укучысы, 107 тугызынчы сыйныф укучысы өчен дә соңгы кыңгырау яңгырады. Мәктәп тәмамлаучыларны бу дулкынландыргыч вакыйга белән тәбрикләргә район хакимияте башлыгы урынбасары А. Т. Солтанголов та килгән иде.
Читайте нас: