Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
11 июнь 2019, 02:00

Медицина хезмәткәрләре көне белән!

Хөрмәтле сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән кайнар котлыйм!

Хөрмәтле сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез белән кайнар котлыйм!
Сезнең иңнәрдә зур җаваплылык ята, хезмәтегез, төпле белем, тәҗрибә, шәфкатьлелек таләп итә. Табиб гомере буена укый һәм аның һәр эш көне гади булмаган яңа бурычлар куя.
Намуслы һәм тырыш хезмәтегез, эчкерсез, түземле һәм миһербанлы булганыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сезнең белемегез, тәҗрибәгез, үз эшегезгә җаваплы каравыгыз киләчәктә дә халык сәламәтлеген ныгытуга булышлык итәр, дип ышанам.
Һәммәгезгә дә иминлек, тотрыклылык һәм иң мөһиме, ныклы сәламәтлек гаилә бәхете, имин тормыш телим!
Әлшәй районы муниципаль район хакимияте башлыгы Дамир МОСТАФИН.
Читайте нас: