Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
19 июнь 2019, 02:00

Хезмәт батырларына дан җырлап

“Раевка” һәм “Красный Клин” авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәннәре сабантуй бәйрәмен үткәрде

“Раевка” һәм “Красный Клин” авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәннәре сабантуй бәйрәмен үткәрде
Хуҗалыклар быелгы мизгелдә дә намуслы эшләде. Алар язгы басу эшләрен вакытында тәмамлады, малларны имин кышлатып, җәйге лагерьларга алып чыкты.
-“Раевка” һәм “Красный Клин” җәмгыятьләре чәчүне уңышлы тәмамлады. 9000 гектардан күбрәк мәйданга –иген культуралары, 4351 гектарга – шикәр чөгендере, 1000 гектарга якын мәйданга көнбагыш чәчелде. Моннан тыш, 750 гектарга силоска кукуруз, 300 гектарга берьеллык үләннәр, шулай ук җитен, горчица орлыгы күмдерелде. Бүген басуларда актив рәвештә чәчүлекләрне тәрбияләү эше алып барыла, - ди авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчесе Алексей Рябов.

Һәрвакыттагыча, сабан бәйрәмен җыр-бию, спорт ярышлары һәм уеннар белән табигать кочагында үткәрделәр. Авыл эшчәннәренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, район хакимиятенең Почет грамоталары, рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырылды. Игътибар үзәгендә наградаларга лаек булган игенчеләр һәм Казанка, Үрәзмәт, Яңавыл, Акколай һәм Ташлы фермалары савучылары белән малчылары булды. Пешекчеләрне дә онытмадылар, чөнки алар пешергән тәмле һәм туклыклы төшке аш белән сыйланып, ялан батырлары шундый матур нәтиҗәләргә өлгәшкән дә инде.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

“Раевка” һәм “Красный Клин” эшчәннәре мондый тантаналарда һәрвакыт бүләкләнүчеләр арасында. Быелгы район сабантуе да искәрмә булмады. Бәйрәмнең абруйлы кунагы, Дәүләт думасы депутаты Алексей Изотов Яңавыл фермасы савучысы Зөлфия Галиуллинага күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт хаты тапшырды.
Читайте нас: