Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
25 июнь 2019, 02:00

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле Туган ягы кирәк кешегә!

Иршат авылы үзенең олы юбилеен билгеләде

Иршат авылы үзенең олы юбилеен билгеләде
Яңа урында яңа тормыш башларга карар итеп, моннан туксан ел элек Гәйнәямактан күчеп килүчеләр чынлап та искиткеч матур, чын мәгънәсендә оҗмах почмагын сайлаган. Зур юллардан читтә, тау итәгендә, сокланып туймаслык челтерәп аккан йөгерек чишмә буенда урнашкан бер генә урамнан торган авыл урманга барып тоташа. Аның гөмбә, чикләвек, балан, җир җиләге ишелеп уңган бай һәм хозур табигате турында язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Саф сулы чишмәләре, шаулап торган куе урманнары, биек таулары, күңелләргә рәхәтлек биреп, туган җиргә сөю хисе тәрбияли.
Бөтен ил белән бергә Иршат авылы да акрынлап үсеш ала. Бөек Ватан сугышы башлангач, ир-егетләр туган ил сагына баса. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз, дип Иршат авылыннан 23 кеше утлы яуга китә, аларның бишесе сугыш яланында ятып кала. Бүген авылда бер генә сугыш ветераны да исән түгел, әмма алар халык хәтерендә мәңге сакланыр. Юбилей көнендә дә каһарман яугирләр рухына арнап, Корьән аятьләре укылды.

Кайчандыр гөрләп торган Иршат сөтчелек фермасы районда дан казана, тырыш һәм уңган авыл эшчәннәре - алдынгы тракторчылар, комбайнчылар, савучылар һәм чөгендерчеләр “Искра” колхозын үстереүгә зур өлеш кертә. Һәр гаиләдә диярлек бишәр-алтышар, хәтта җидешәр бала тәрбияләнә. Бу көнне хезмәт ветераннарына, күп балалы аналарга ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.

Үзгәрешләр җиле бу авылны да читләп үтми. Әмма ул заман авырлыкларына бирешми. Бүген Иршатта 23 йорт исәпләнә, һәркем гаиләсе мул, имин тормышта яшәсен өчен барлык көчен салып ал-ял белми эшли. Әйтик, Алсу һәм Әлфис Вәхитовлар күпләп мал асрый, 56 бергә тату гомер кичерүче Галия апа белән Ният абый Мәрдиевлар умарта тота. Аларның шөгылен уллары Рөстәм дәвам итә. Әти нигезенә кайтып, яңа тормыш башлаган Вәсилә һәм Мансур Әхмәтҗановлар кебек соклангыч гаиләләр шактый монда. Уфадан да берничә гаилә шушы матур төбәкне үз иткән.

Район хакимияте башлыгы урынбасары Айдар Солтанголов, тантанада катнашучыларны ихлас тәбрикләп, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан һәм авылның киләчәге өчен янып йөргән уңганнарга рәхмәт хатлары тапшырды. Гәйнәямак авыл биләмәсе башлыгы Алик Усманов та иршатлыларга тырыш һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Авыл халкы зур бер гаилә булып бердәм һәм тату яши. Юбилей тантанасына, кунакларны, ерактан кайткан якташларын каршы алырга да бергәләп әзерләнгән алар. Үзләренекен генә түгел, буш торган ихаталарны да, бәйрәмне үткәрү урынын да тәртипкә китергәннәр, елга аша күпер салганнар. Шушында туып-үскән якташлары да чараны үткәрүгә зур ярдәм күрсәткән. Җиңел булмаган авыл старостасы йөген күптән түгел генә үз өстенә алып, тиз арада авылдашларының ышанычын яулап өлгергән Ләйсән Локманова аларның һәрберсен исемләп телгә алды.

Бәйрәмне алып баручылар Альбина Усманова белән Илүсә Фазлыйәхмәтова авылның уңган, булдыклы кешеләрен бер-бер артлы сәхнәгә чакырды. Туган ягының тарихын һәм гореф-гадәтләрен кадерләп саклаучы хөрмәтле кешеләр – авылның яшьтәше Рәшидә апа Гәрәеваны, тугызынчы дистәне ваклаган Гөлнур Дәүләтшина белән Венера Локманованы, алардан чак кына яшьрәкләрне дә онытмадылар. Шулай ук авылның иң матур, иң күркәм ихатасы да билгеләнде. Бу номинациядә ихата-курасын яңартып, һәрвакыт тәртиптә тотучы 80 яшьлек Рәис Сәләховка тиңнәр булмады. Авылның иң нәни кешесе – өч яшьлек Мирослав Денисов та бүләксез калмады.

Бәйрәм кызганнан-кызды. Нәниләр, күзләрен бәйләп, күңелләренә хуш килгән бүләкне кисеп алганнан соң рәхәтләнеп батутта сикерде, шук малайлар авыш багананы үз итте, яшьләр волейболга өстенлек бирде, кемдер чүлмәк ватырга, башка мавыктыргыч уеннарда үз көчен сынап карарга тырышты. Кызлар, яшь киленнәр, алар белән беррәттән апа-җиңгиләр, чиләкләрен чайпылтмаска тырышып, көянтә белән су ташуда ярышты. Һәрвакыттагыча, бил бирмәс батырлар көрәшкән мәйдан тирәли халык күп булды. Әлфис Вәхитов әзерләгән төп бүләк - сарык тәкәсе – Гәйнәямак егете Ленар Хәйдәровка эләкте.

Ә өлкәнрәкләр сәхнә эргәсеннән китмәде, билгеле җырчылар Земфира Ситдыйкова, Зөлфирә Ганиева белән беррәттән, Нәсхетдин Сәббәхов һәм башкалар тамашачыларга моңлы җырларын бүләк итте. Картәти-картәниләренә кунакка кайткан яшь буын да сәләтләре белән куандырды. Ләйсән Хуҗиева Урал батыр эпосыннан өзек укып ишеттерсә, Рамай Миһранов курайда уйнады.

Шушы зур булмаган авылда туып-үскәннәр илебезнең төрле төбәкләренә таралган, әмма алар тамырларын, һәр сукмагы, һәр агачы һәм үләне якын булган туган ягын онытмый. Чит илләрдә, диңгез буенда ял итү урынына иксез-чиксез зәңгәр күкнең матурлыгына сокланып, саф һава сулап, шифалы чишмә суларын эчеп көч-дәрт туплау өчен авылларына ашкынып кайта алар. Балалары һәм оныкларын да шушы хозур җиргә ылыктырып, туган төякләренә сөю тәрбияли. Димәк, Иршатның киләчәге бар әле.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.

Автор һәм Рәмил Миһранов фотолары.
Читайте нас: