Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
23 июль 2019, 02:00

Синдә күңелем, уем, тойгыларым, Йөрәгемнең кайнар хисләре...

Районыбызда авыл юбилейларына багышлангантантаналар үткәрү матур йолага әверелде.

Районыбызда авыл юбилейларына багышланган тантаналар үткәрү матур йолага әверелде. Бу бәйрәмнәрне халык бик көтеп ала һәм анда илебезнең төрле төбәкләреннән якташлар туган якларына ашкынып кайта. Мең башкортлары төяк иткән Яңа Сәпәш авылының 115 еллык юбилеена да ерак араларны якынайтып, кунаклар килде, Сәпәш халкы зур тату бер гаиләдәй, күптән көткән очрашуга җыелды.
Тирмә янында казаннар асылган, өстәлләр сый-нигъмәт белән тулган. Халыкның бәйрәм кәефе, ихласлыгына табигать тә битараф кала алмады, матур кояшлы җәйге көн бүләк итте.
Яңа Сәпәш авылының беренче исеме - Яңа Каеп. Ни өчен тәүдә батыр Каеп исеме бирелүе турында театрлаштырылган тамаша күрсәтелгәннән соң, сәхнәгә батырның җиденче буын вәкиле Айдар Миңнулла улы Каепов чакырылды. Авылыбыз агинәе Хәлимә апа Хәкимова изге теләк-ниятләре белән бәйрәмгә фатыйха бирде. Тантананың рәсми өлешендә Ибрай авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гөлсара Сафина җыелучыларны ихлас тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Яңа сәпәшлеләрнең бәйрәм шатлыгын уртаклашырга район хакимияте башлыгы урынбасары - финанс идарәлеге җитәкчесе Ильяс Кашапов та килгән иде. Үз чиратында ул авыл бәйрәмен оештыруда актив катнашканнарга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәм булгач, бүләкләрсез генә булмый, бигрәк тә уңган, тырыш халкы белән дан тоткан авыл җыены. Яңа Сәпәшнең иң өлкән кешесе - 102 яшьлек Бәдәр әби Солтангәрәевага, Зәлия һәм Риф Хәкимовларның игезәк сабыйлары Амалия һәм Аязга да бүләк тапшырдылар. Хөрмәтле тыл эшчәннәре Җәмига Вилданова, Разия Килчурина, Хәлимә Хәкимова, Зөләйха Ибраһимованы ихлас тәбрикләделәр. Авылда төпләнеп калган Рәйлә һәм Артур Мәхмүтовлар «Иң яшь гаилә» буларак билгеләнде. Аларга үрнәк булырдай озак еллар бергә яшәгән тату, уңган гаиләләр Яңа Сәпәштә бик күп. 64 ел бергә гомер кичергән Фәния һәм Касыйм Мостафиннар, 50 елдан артык тату гомер иткән Зәйтүнә һәм Ирфат Әгъзамовлар, Сания һәм Салават Гомәровлар, Роза һәм Нурислам Гомәровларны зурлап сәхнә түренә чакырдылар. Күп бала тәрбияләгән Асылгуҗиннар һәм Хәкимовлар, үрнәкле гаилә парлары Галина һәм Фәнил Вилдановлар да билгеләп үтелде. Ялан-кыр батырлары Сафуан Вилданов, Иршат Әгъзамов, Зөфәр Хөсәенов, алтын куллы оста Фәнүр Арысланов та игътибардан читтә калмады.
Заманында төрле тармакларда намус белән хезмәт иткән алдынгыларны тәбрикләделәр. “Авылның иң актив кешесе” дип Әхсән Гаффанов билгеләнсә, “Авыл батыры” номинациясендә Әхнәф Котлызамановка тиңнәр булмады. Бәйрәм көнне Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткан Урал Асылгуҗин да бүләксез калмады. Туган нигезне корытмый, тырышып дөнья көткән гаиләләр дә билгеләп үтелде.Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга да игътибар бүленде.
Һәр авыл үзенең горурлыгы булган билгеле шәхесләре белән дан тота. Яңа Сәпәштә туып-үскән якташларыбыз да, кайда гына йөрсәләр дә, язмышлары туган туфрагына бәйләнгән. Билгеле чәчәния, башкорт фольклорчы-галимы, филология фәннәре докторы Розалия Солтангәрәеваның бу бәйрәмгә килүе шуны дәлилли. Ул үз чыгышында халыкны иман аша тәрбияләүгә, йолаларыбызны тергезүгә зур игътибар бирергә чакырды. Авылыбызның элекке исемен кайтару турында да тәкъдим кертелде.
Спорт ярышлары, халык уеннарыннан тыш нинди бәйрәм булсын инде. Берәүләр күз бәйләп чүлмәк ватса, икенчеләр көянтәләп су ташыды, кемнәрдер кашыкка йомырка салып ярышты. Ир-егетләр, яшьләр аркан тартышса, урта яшьтәгеләр капчык киеп йөгереште. Көрәшчеләр келәмдә бил сынашты. Шулай булмый ни, төп приз -тәкәне билгеле көрәшче Котлызаманов үзе куйган бит, башка призлар да әзерләгән. Футбол, йөгерү, кул көрәше барган җирдә дә тамашачылар бик күп җыелган.
Ә сәхнәдә тәбрикләүләр, җыр-моң тынмады. Авылыбызның һәвәскәр сәнгать осталары, район мәдәният йорты артистларының, кунакларның дәртле чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде.
Яңа Сәпәшнең үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырган стендлар янында да халык өзелмәде. Һәркем үзенең якыннарының, танышының фоторәсемен күрергә тырышты.
Күңелле дәвам итте бәйрәм. Күптән күрешмәгән авылдашлар күңелләре булганчы аралашты, бергәләп күңел ачты. Арытабан да авылыбызда бәйрәмнәр гөрләп үтеп торсын, дигән теләк тә белдерделәр. Булыр, Аллаһы боерса, дөньяларыбыз гына имин торсын. Ә кичен дискотека оештырылды, бәйрәм салюты яңгырады. Тагы да шунысы: авылдашлар очрашуы аек үтүе белән дә үзенчәлекле булды.
Шундый чагу тантананы үткәрүгә авыл халкы гына түгел, читтә яшәүче кан-кардәшләребез дә көч түкте. Кемдер иганәче булды, кемдер төзекләндерү эшендә актив катнашты, кемдер тел ярдәме белән үз өлешен кертте. Акчалата ярдәм күрсәткән иганәчеләребез Юлай Дәүләтшинга, Евгений Фирсовка, Александр Макаровка, Зәбир Фәйзуллинга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Альмира ГАФФАНОВА,
Яңа Сәпәш авылы мәдәният йортының художество җитәкчесе.
Читайте нас: