Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
23 август 2019, 02:00

Бергәләшеп, бер гаиләдәй

Дим халкы авылларының 95 еллык юбилеен билгеләде

Дим халкы авылларының 95 еллык юбилеен билгеләде
Соңгы елларда бу авылның исеме гәзитебез битләрендә еш телгә алына. Моның нигезле сәбәпләре дә бар. Беренчедән, димлеләр районда беренчеләрдән булып урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашты, ә бу вакытта башкалар аның белән таныша гына иде әле. Өстәвенә, ике тапкыр катнаштылар. Аларның инициативасы буенча су белән тәэмин итү мәсьәләсе тулысынча хәл ителде. Ә быел берничә ел буш торган мәктәп бинасы яңа сулыш алды (ул оптимальләштерелде). Анда янә клуб, спорт залы үз ишекләрен ачты, фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады. Шулай булгач, алларында юбилей тантанасын кайда үткәрергә дигән мәсьәлә тормаган да.
Бәйрәмгә монда ныклы әзерләнгәннәр: авыл төзекләндерелгән, бар җирдә тәртип, матурлык. Билгеләнгән көнне мәктәп янындагы бәйрәмчә бизәлгән сәхнә эргәсенә күптән көтелгән кунаклар, якташлар һәм авылда туып-үскән кешеләр җыелды. Дим халкы аларны бер зур гаилә булып каршы алды. Бәйрәмне ачкан биләмә башлыгы Дауыт Шәкүров та, юбилярларны котларга килгән абруйлы кунаклар - район хакимияте башлыгы урынбасары Светлана Трунова, ветераннар советы рәисе Фәрит Хәйбрахманов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Әкимбәтов та нәкъ авыл халкының бердәмлеге, активлыгы һәм тырышлыгы турында сөйләде.
Бәйрәм урындагы иҗади коллективлар, район үзәгеннән һәм күрше авыллардан килгән артистлар катнашлыгындагы концерт номерлары белән үрелеп барды. Наилә Шәрипова, Земфира Ситдыйкова, Мәндәннән Илгиз Шәвәлиев, Кармыш артистлары димлеләргә үз җырларын бүләк итте. Артистларның чыгышы авылның иң актив кешеләренә бүләкләр тапшыру белән аралашып барды, алар арасында ветеран укытучылар, игенчеләр, терлекчеләр дә күп иде. Иң матур ихата хуҗалары Тимерҗан Кәримов, Зоя һәм Харис Дәүләткирәевлар, Земфира һәм Рәис Тугашевларга бүләкләр тапшырылды. 60 ел бергә гомер иткән Сәгыйдә һәм Равил Гарифуллиннар, шулай ук Әлфия һәм Җәвит Мусиннар, Рәсимә һәм Дамир Муллагалиевлар “Сөю һәм тугрылык өчен” номинациясенә лаек булды. Авылның иң өлкән кешесе - 89 яшьлек Ольга Яковлевна Соловейконы хөрмәтләделәр, өч айлык Виктория Тимербулатова, яшь гаилә Дарья һәм Вадим Лабастовлар, күп балалы Динара һәм Роберт Гәрәевлар, Регина һәм Илшат Касбулатовлар да игътибардан читтә калмады.
Кунаклар авыл, мәктәп тарихы турында фоторәсемнәр күргәзмәсен, урындагы осталарның кул эшләрен бик кызыксынып карады. Ә балалар бу вакытта батутларда сикерде, карусельдә әйләнде. Бер сүз белән әйткәндә, бәйрәм өлкәннәрнең дә, яшьләрнең дә күңеленә хуш килде.
-Безнең авылга Раевка игенчелек совхозынының үзәк бүлекчәсе буларак нигез салына. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җиде бүлекчәдән торган. Күп күрсәткечләр буенча алдынгы саналган Дим бүлекчәсендә иң яхшы механизаторлар һәм терлекчеләр эшләгән. Алар өчен күпфатирлы йортлар, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары төзелгән... Авылыбыз тарихында чагу битләр бик күп. Аларның барысы да анда яшәүчеләр белән бәйле. Туган җиренең лаеклы патриотлары Димдә бүген дә бар, алар авылның бүгенге тарихын дәвам итә. Әйе, күп нәрсәләр башкарылды, ә алда тагын да зуррак эшләр көтә әле, - ди авыл старостасы Тимерҗан Кәримов.
Димәк, бу авылдан яхшы хәбәрләр булачак әле.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Дим кызлары җырлый.
С. В. Трунова авыл активисты Т. Н. Кәримовка район хакимиятенең рәхмәт хатын тапшыра

Читайте нас: