Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
26 август 2019, 02:00

Әүрезтамаклылар авылларының 160 еллык юбилеен киң билгеләде

Мондый зур бәйрәмнең әлегә кадәр булганы юк идеәле.

Мондый зур бәйрәмнең әлегә кадәр булганы юк иде әле. Берүк вакытта Әүрезтамакка шулкадәр күп эстрада йолдызлары чыгыш ясады. Алар популяр җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев чакыруы буенча килде.
Бу истәлекле вакыйгага илебезнең төрле төбәкләреннән якташлар җыелды. Бәйрәм авыл янындагы матур яланда узды. Көне дә эссе, кояшлы булды.
Чагу тирмәләр һәм палаткалар янында сәүдә нокталары эшләде, милли ризыклар әзерләнде, тәмле шашлык пеште, камыр ризыклары белән чәй эчәргә, шифалы кымыздан авыз итәргә, тәм-том сатып алырга була иде. Балалар өчен төрле аттракционнар эшләде.
Күпләр бәйрәм башланыр алдыннан йола буенча зиратка барып ата-бабаларын искә алды, дога кылды. Шушында ук Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә тактаташ ачылды. Бу изге эшкә акчаны бөтен авыл белән җыйганнар, якташлары да ярдәм иткән.
Котлауларсыз нинди тантана булсын инде! Район хакимияте башлыгы урынбасары Наил Хәйретдинов авыл халкын җылы сәламләде. Ветераннар советы рәисе Фәрит Хәйбрахманов һәм башка абруйлы кунаклар да изге теләкләрен җиткерде. Бу бәйрәм көнне хезмәт ветераннарын, күп балалы гаиләләрне, шулай ук гаилә юбилярларын, авылның өлкән кешеләрен, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын хөрмәтләделәр. Әүрезтамак авылының шәрәфле шәхесе исеменә мәктәптә өч дистә елдан артык хезмәт салган мәгариф ветераны, барысы да яраткан һәм хөрмәт иткән Маһия Усман кызы Гайзуллина лаек булды. Биш балага, ә аларның берсе популяр артист Әнвәр Нургалиев, лаеклы тәрбия биргән Нәсимә Мөхәммәтдин кызы һәм Мәрвәр Шәвәли улы Нургалиевлар быел бриллиант туйларын - бергә тормыш коруларының 60 еллыгын билгели.
Якташлары алдында Әүрезтамак авылы старостасы Гүзәл Светлакова чыгыш ясады. Ул авылда туып-үскән кешеләрне туган якларын онытмаска, әти-әниләренең, туганнарының хәлен белү өчен ешрак кайтырга чакырды.
Концерт программасы да бай эчтәлекле булды. Әнвәр Нургалиев якташларына иҗатташ дуслары катнашлыгында зур концерт бүләк итте. Бу көнне күп санлы тамашачылар алдында башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары Рөстәм Гыйззәтуллин, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Вилдан Яруллин, Илсия Бәдретдинова, Рифат Зарипов, Булат Нигъмәтуллин, Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар, Мирхәт Гайсин һәм башкалар чыгыш ясады. Шулай ук район мәдәният сарае артистларының һәм урындагы үзешчән коллективларның чагу концерт номерларын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Кыскасы, концерт барысына да ошады. Ә тантана ахырында бәйрәм фейерверкы балкыды.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: