Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
22 ноябрь 2019, 02:00

Әниләр көне белән!

Кадерле әниләребез һәм картәниләребез!

Кадерле әниләребез һәм картәниләребез! Чын күңелдән сезне матур бәйрәм – Аналар көне белән котлыйм!
Бу көн сөекле әниләребезгә аларның чиксез сөюе, хәстәрлеге һәм игътибарлыгы өчен рәхмәт сүзләре җиткерү мөмкинлеге ул. Герой-аналарга, күп балалы, шулай ук ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм сабыйларга икенче әни булган хатын-кызларга аерым рәхмәтләребезне белдерәбез. Без ана бурычы белән беррәттән тырыш хезмәт салган һәм җәмәгать тормышында актив катнашкан хатын-кызларыбыз белән хаклы рәвештә сокланабыз.
Һәммәгезгә дә ихлас рәхмәт, сөю һәм хөрмәт сүзләрен җиткерәм! Йөзегездән бервакытта да елмаю китмәсен, күзләрегездә бәхет чаткылары сүнмәсен! Барлык әниләргә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, балаларыгызның күңел җылысын тоеп яшәвегезне телим!
Әлшәй районы муниципаль район хакимияте башлыгы Дамир МОСТАФИН.
Фото: Яндекс
Читайте нас: