2020 ел көнчыгыш календаре буенча яңа 12нче астрологик циклны башлый. Кәбисә елының тулы хокуклы хуҗабикәсе һәм яклаучысы максатка омтылучан, таләпчән, акыллы, эшсөяр һәм хәйләкәр Ак Тимер Күсе булачак.
Күсе – тыныч холыклы хайван. Тәртипне һәм уңайлылыкны ярата, кыю, үзенә ышанган кешеләргә өстенлек бирә. Шуңа күрә үз елында ул эшли белгән һәм эшләргә теләгәннәргә ярдәм итәчәк, шулай ук үз иминлеге өчен бөтен көчен салачак, ди астрологлар.
Күсе дуслыкны хөрмәт итә һәм ныклы гаиләләрне бәһалый. Якыннарына һәм туганнарына ихлас мөнәсәбәттә булганнар өчен ул изге талисманга әйләнәчәк һәм шәхси бәхет китерәчәк. Иң мөһиме - намуслы алымнар белән эш итәргә, чөнки Күсе алдашуны һәм әшәкелекне яратмый.
Яңа елны ничек каршыларга
Күсе шау-шулы компанияләргә һәм күңелле тантаналарга күнеккән – ул аралашырга, уйнап-көлергә һәм биергә ярата. Ләкин акча туздыруны һәм бай булып күренергә тырышуны яратмый.
Бәйрәм интерьерында ак, аксыл көрән, көмешсу, алсу, зәңгәр, аксыл соры төсләр күбрәк булсын.
Күсе ашарга бик ярата, шунлыктан өстәлдә ризык мул әзерләнсен, ләкин экзотика булмасын – гади, туклыклы ризык ел хуҗабикәсен шатландырачак. Шул ук вакытта Күсе – сайлаучан җәнлек, ул төрлелекне һәм матурлыкны ярата, апппетит уятмаган ризыкларга игътибар да итмәячәк.
Ел хуҗабикәсе хупласын өчен өстәлгә мотлак сыр һәм ит турамасы, яшелчә-җимеш, туклыклы, матур бизәлгән кабымлыклар куегыз. Ит, балык, яшел тәмләткечләр һәм чикләвек белән салатлар әзерләгез.
Күсе катлаулы силуэтларны, бантларны һәм башка ялтыр-йолтыр әйберләрнең күп булуын яратмый. Ел хуҗабикәсенә тыныч, аксыл, күзгә бәрелеп бармаган төсләр ошый. Кара төс тә шулай ук бәйрәм интерьерын ямьләячәк, шушы төстәге киемнәр дә хуплана.
Өс киемендә мөһим деталь – ялтыравык булырга тиеш, ләкин чаманы онытмаска кирәк. Баштан аяк ялтыравыкка төренмәгез, моның өчен матур билбау, топ яки кардиган сайларга мөмкин. Образга үзенчәлелек бирү өчен төрле аксессуарлар – кызыклы подвескалар, чагу заколкалар, ялтырап торган брошкалар, бижутерия кулланыгыз.
Күсе – көнчыгыш календарендагы беренче билге. Легенда буенча ул ел хуҗасы булу өчен Үгезнең аркасына менеп утыра һәм чиратта торган барлык башка билгеләрне кысырыклап алга үтә. Киләсе ел стихиясе – тимер, ә төсе – ак. Шунлыктан 2020 ел Ак Тимер Күсе елы булачак. Тимер ныкышмалылык, көрәш, чыдамлылык, тәвәкәллек кебек сыйфатлары белән аерыла. Мондый Күсегә гаделлек өчен көрәш, ныклы характер хас. Бу билгене үзеңә каратуы җиңел булмаячак, бу күп көч салуны таләп итә.
Кытай календаре буенча Яңа ел 1 гыйнвардан түгел, ә кышкы кояш торгынлыгыннан соң икенче ай тулганда башлана, шунлыктан бәйрәм итү көне үзгәреп тора.
2020 елда Ак Тимер Күсе быелгы ел хуҗасы - Сары Җир дуңгызын 25 гыйнварга каршы төндә алмаштырачак һәм 2021 елның 11 февраленә кадәр хакимлек итәчәк.
Күсе иске-москыны һәм кирәкмәгән әйберләрнең өелеп торуын яратмый. Шуңа күрә тәү чиратта шкафларыгызда тәртип булдырыгыз һәм йортыгызны яхшылап юып, чистартып чыгарыгыз.