Район үзәгендә шаулап-гөрләп төп Яңа ел геройлары парады узды.
Тәүдә бер Кыш бабай күренде, аның артыннан икенчесе, арытабан инде аларга бер төркем Кыш бабайлар килеп кушылды. Иң тылсымлы бәйрәм алдыннан авыл мәдәният йортларыннан һәм клублардан, мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан килгән бөтен Кыш бабайлар район үзәгенең төп мәйданына җыелды.
Бер яшьлектә, бер картлыкта, дигәндәй, ак сакаллы шук бабайлар дәртләнеп, очкын чәчеп биеде. Аларның янында чагу күлмәкле, озын толымлы Карсылулар өерелде, төрле әкият геройлары – Убырлы карчыктан алып, урман җәнлекләре, Күселәр һәм Дуңгызларга кадәр тамашачыларның күңелен күтәрде. Парадта катнашучылар подиумда, дефиле күрсәтүдә, бию флешмобында һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнауда да сынатмады. Ә арытабан барлык шушы төркем гадәти Яңа ел маршруты буенча юл тотты.
Баянга кушылып, чыршы һәм Яңа ел турында җырлар җырлы-җырлый бу күңелле әкияти армия Раевка авылының үзәк урамы буйлап атлады, балаларга кәнфит таратты, узып баручылар белән фотога төште, кыскасы, һәркемгә яңа ел кәефе бүләк итте.
Ә жюри әгъзалары фикере буенча Пионерлар йорты, 2нче балалар бакчасы, Кызыл мәдәният йорты һәм Отрада клубының Кыш бабайлары иң яхшылары булды.