Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
13 гыйнвар 2020, 20:55

Бөтен гаилә өчен күңелле стартлар

Районда “Яңа ел гаилә уеннары” фестивале узды

Кемгә-кемгә, ә менә балалары башлангыч сыйныфларда укыган спорт сөюче гаиләләргә каникулда күңелсезләнеп утырырга туры килмәде. Район мәктәпләрендә менә шундый әниләр, әтиләр һәм аларның балалары өчен “Яңа ел гаилә уеннары” оештырылды.
Чараларның мәктәп этабында 400 бала һәм ата-ана катнашты. Җиңүчеләр, ә алар 22 гаилә командасы, Спорт сараенда республика уеннарында катнашу хокукы өчен ярышты.
Фестивальдә катнашучыларны район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, аның урынбасары Айдар Солтанголов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Зилә Чупова сәламләде һәм ярышучыларның барысына да уңышлар, ә җанатарларга командаларны дәртләндереп торуларын теләде.
-Һәр команда өч кешедән – әти, әни һәм 1нче яки 2нче сыйныф укучысыннан торды. Фестиваль программасы бай эчтәлекле булды. Командаларга “Змейка”, “Пингвиннар”, “Гимнастика”, “Навигатор”,”Каракатица” кебек кызыклы һәм бер үк вакытта гади булмаган эстафеталар тәкъдим ителде. Анда алар үзләренең спорт осталыкларын күрсәтә алды, - дип билгеләде спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Динар Әхмәдрисламов.
“Яңа ел гаилә уеннары-2020” фестивале җиңүчесе итеп Гәйнәямактан Солтановларның бердәм һәм тату гаиләсе игълан ителде.Талиповлар (Раевка гимназиясе) – икенче һәм Гәрәевләр (2нче мәктәп) өченче урынны алды.
18 гыйнварда Уфа шәһәренең “Динамо” стадионында узачак гаилә уеннарының финал ярышларына Гәйнәямактан Солтановлар командасы – Найрә, Редик һәм аларның 9 яшьлек кызлары Алсу барачак.
Читайте нас: