Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
21 июнь 2020, 12:00

Хөрмәтле сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Чын күңелдән сезне Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Чын күңелдән сезне Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Сезнең бар булмышыгыз гади түгел – һөнәри бурычларыгызны намус белән башкарып, кешеләргә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер булу.Тынгысыз хезмәтегездә ял һәм бәйрәмнәр юк, ул түземлелек, физик һәм рухи көч, белем һәм шәфкатьлелек таләп итә. Сезгә кеше гомере һәм сәламәтлеге ышанып тапшырылган. Бөтен дөньяда пандемия котырган хәвефле вакытта сез һәрвакыт - алгы сызыкта. Бүген коронавирус белән көрәшкән табиблар һәм барлык медицина хезмәткәрләре алдында баш иябез.
Сабырлыгыгыз, мәрхәмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Сәламәтлек саклау өлкәсенең барлык хезмәткәрләренә иминлек, тотрыклылык һәм, иң мөһиме ныклы сәламәтлек телим.
Әлшәй районы муниципаль район хакимияте башлыгы Дамир МОСТАФИН.
Фото: pskovgorod.ru
Читайте нас: