Әлшәй хәбәрләре
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
26 июнь 2020, 15:00

Кадерле егетләр һәм кызлар!

Сезне Яшьләр көне белән ихлас котлыйм!

Яшьлек еллары – һәркемнең гомерендә иң матур чор. Бу эзләнүләр, ачышлар һәм иң кыю хыялларны тормышка ашыру мәле. Нәкъ сез, яшьләр, безнең туган төягебез, аның арытабангы үсеше, өлкән буынның язмышы өчен барлык җаваплылыкны үз өстегезгә аласыз. Сезнең укудагы, спорт һәм мәдәният өлкәсендәге уңышларыгыз иртәгәсе көнгә ышанычны арттыра. Без спортчыларыбызның төрле дәрәҗәдәге ярышларда яхшы чыгышлары, иҗади коллективларның казанышлары, укучыларның олимпиадалардагы җиңүләре белән горурланабыз. Өлгәшелгәннәрдә генә тукталып калмагыз, һәрчак алга барыгыз! Тормыш юлларыгыз киң һәм җиңел, хыялларыгыз – чагу һәм матур, башлангычларыгыз дөрес һәм файдалы булсын! Сезгә фәһемле очрашулар, яңа идеяләр, актив эшчәнлек, анык максатлар телим. Бәхет, мәхәббәт, яңа җиңүләр һәм казанышлар сезгә!
Әлшәй районы муниципаль район хакимияте башлыгы Дамир МОСТАФИН.
Фото: ideputat.er.ru
Читайте нас: