Әлшәй хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
8 июль 2020, 11:00

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!

Матур йола буенча 8 июльдә илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләнә.

Матур йола буенча 8 июльдә илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләнә. Рухи татулык, барлык авырлыкларны бергә үтәргә әзер гаилә – тормышта ныклы терәк. Чал картлык зирәклеге һәм яшьлек дәрте, бер- береңә булган ышаныч һәм якыннарыңа ярдәм итү теләге, туган йорт җылысы - боларның барысы да гаиләдә чагыла.
Әлшәй районы һәрвакыт гаилә традицияләре белән көчле булды. Бездә талантлы, сәләтле балалар тәрбияләнгән бәхетле, тату гаиләләр бихисап. Бик күп еллар тату гомер кичергән һәм ишле гаиләләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сезнең күңел юмартлыгыгыз, тырыш хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм хәстәрлегегез соклануга лаек. Яшьләребез гаилә традицияләрен ныгытсын, безнең киләчәгебез булган акыллы балалар тәрбияләп үстерсен.
Бу соклангыч бәйрәмдә һәр гаиләгә чын күңелдән татулыкта, иминлектә һәм бер-берсен аңлашып яшәүләрен, ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф һәм бәхет телим! Гаиләләрегезне саклагыз!
Әлшәй районы муниципаль район хакимияте башлыгы Дамир МОСТАФИН.
Читайте нас: