Техник прогрессның барлык казанышларына, коммуникацияләрнең елдам үсешенә карамастан, почта күләмле һәм уңайлы элемтә чараларының берсе булып кала. Заманалар үзгәрсә дә, тармакның уңышлы һәм сыйфатлы эшләве почта хезмәткәрләренә бәйле, алар ихлас рәхмәт сүзләренә лаек. Районыбызның почта хезмәткәрләре һәрвакыт җаваплылылыгы, һөнәри осталыгы, намуслы хезмәте белән аерылып торды.
Һәммәгезгә дә иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч, ниятләгән планнарыгызның гамәлгә ашыуын һәм һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телим!