Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
30 июль 2020, 11:15

Корбан бәйрәмендә нәрсәләрдән тыелып тору зарур?

31 июльдә мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итәчәк.

31 июльдә мөселманнар изге Корбан гаетен бәйрәм итәчәк. Быел ул гадәти булмаган шартларда үтә. Бу уңайдан Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Русия мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге диндарларга мөрәҗәгать белән чыкты. Анда түбәндәге киңәшләр бирелә.
Гает намазына һәм дини йоланы үтәү, корбан чалу мәйданнарына килүчеләргә түбәндәге киңәшләрне истә тоту зарур:
*битлек режимын саклау;
*кулларны эшкәртүче махсус сыекча һәм шәхси намазлык алып килү;
*кул бирешеп күрешүдән тыелу, аралашканда социаль дистанция саклау;
*Корбан бәйрәме уңаеннан табын җыюдан тыелу;
*хәвеф төркеменә караучыларга, ягъни 65 яшьтән өлкәннәргә һәм хроник авырулары булганнарга җәмәгать урыннарына барудан тыелырга киңәш ителә.
Читайте нас: