Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
4 ноябрь 2020, 11:00

Хөрмәтле әлшәйлеләр! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән кайнар котлыйм!

Без күп халыкларны, территорияләрне һәм мәдәниятләрне берләштергән бай мираслы илдә яшибез.

Без күп халыкларны, территорияләрне һәм мәдәниятләрне берләштергән бай мираслы илдә яшибез. Шуңа күрә бу көн халыклар дуслыгы символы буларак зур әһәмияткә ия, ул татулыкка өнди, яшьләрне ватанпәрвәрлек һәм гражданлык рухында тәрбияли, буыннар бәйләнешен ныгыта. Теләктәшлек тойгысы кешеләрне рухи яктан баетуы, аларны бергә туплавы белән кадерле.
Безнең барыбыз өчен дә бу көн бөек илебез, республикабыз һәм районыбыз хакына берләшү көне булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм хезмәтегездә уңышлар телим!
Әлшәй районы муниципаль район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин.
Читайте нас: