Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
11 ноябрь 2020, 11:32

Һөнәри бәйрәм гаилә тантанасына әйләнгән

Хокук саклау органнарында хатын-кызлар да булуына карамастан, бу өлкәдә хезмәт итү гадәттә ирләр эше дип санарга күнеккәнбез.

10 ноябрь бик күп эчке эшләр органы хезмәткәрләре өчен буыннан-буынга күчеп килүче үзенчәлекле бәйрәм.
Хокук саклау органнарында хатын-кызлар да булуына карамастан, бу өлкәдә хезмәт итү гадәттә ирләр эше дип санарга күнеккәнбез. Эш физик һәм әхлакый яктан да гади түгел, киеренке һәм хәвефле, аерым осталык таләп итә. Әмма һөнәрләренә бәйле җиңел булмаган бурычны уңышлы башкарып чыгучы хатын-кыз-полицейскийлар да аз түгел.
Шуларның берсе – Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлеге тәүтикшерү бүлекчәсенең өлкән тәүтикшерүчесе Әлфия Рәмил кызы Волкова. Менә 16 ел инде ул полиция эшенең иң киеренке, җентекле караш таләп иткән юнәлеше – тәүтикшерү бүлегендәмайор дәрәҗәсендә хезмәт сала, шушы дәвер эчендә ул йөзләгән урлашу, талау, мутлашу, гаилә-көнкүреш ызгышлары, транспорт чараларын урлау кебек җинаятьләрне ачкан.
Тәүтикшерүчеләрнең хезмәте гади түгел: алар төрле җинаять эшләрен ача һәм судка җибәрә. Ә моның иң башта эшне төрле яклап җентекле өйрәнү – сорау алу, күзгә-күз очрашулар үткәрү, һәр дәлилне закон буенча ныгыту таләп ителә. Тәүтикшерүчеләр аена алты-җиде эш тикшерергә тиеш, ә аларга еш кына дистәдән артык эш карарга туры килә.
Бу һөнәрне сайлавына Әлфия Рәмил кызы үкенми.
-Милициягә эшкә баруым үзеннән-үзе килеп чыкты. Бәләкәйдән бу хакта хыялландым, дип әйтә алмыйм. Әтиемнән, соңрак апамнан үрнәк алдым. Ә менә Светлана башка һөнәр турында уйлап та карамады, - ди Әлфия Рәмил кызы.
Әйе, эчке эшләр бүлегендә бөгөн бертуган ике хатын-ҡыҙ эшләй. Светлана Рәмил кызы – административ күзәтүне гамәлгә ашыру буенча өлкән инспектор, полиция майоры, аның хезмәт стажы егерме елга якын. Кайчандыр Светлананың дус кызлары матур киемнәр һәм яңа курчаклар турында уйлаганда ул тизрәк үсеп, милиция формасы кияргә һәм әтисе, милиция майоры Рәмил Исмәгыйлев кебек (кызганычка каршы ул хезмәт бурычын үтәгәндә, 1995 елда, фаҗигале рәвештә вафат була) җинаять эшләрен ачарга хыяллана.
“Эчке эшләр органнарында хезмәтен Исмәгыйлев Рәмил Расих улы 1980 елда Әлшәй районы эчке эшләр бүлегенең милициянең участок инспекторы булып башлый. 1994 елның июнендә, югары әзерлекле хезмәткәр буларак, ул тәүтикшерү бүлекчәсе җитәкчесе итеп тәгаенләнә.
1995 елның 5 июнендә, чираттагы ялында һәм Раевка 44нче урта мәктәбенең ата-аналар комитеты әгъзасы буларак, Рәмил Исмәгыйлев балаларны Аслыкүлгә бер көнлек походка озатып бара. Күл янына килеп, палаткалар урнаштыргач, балалар яр буенда волейбол уйный башлый, ә берничә бала көймәдә йөрергә теләк белдерә. Бераздан көчле җил чыга һәм балалар утырган көймәне күл уртасына алып китә башлый. Бер секунд та уйлап тормый, милиция майоры Рәмил Исмәгыйлев көчле дулкыннар кочагына ташлана… Тиздән көймә исән-имин икенче ярга чыга. Моны күреп, күл уртасына кадәр барып җиткән ир кире якка йөзә башлый. Кызганычка каршы, хәле бетеп, ярга йөзеп чыга алмый…». БР Эчке эшләр министрлыгының хәтер китабыннан.
Әйе, полициягә эшкә төрле сәбәпләр белән киләләр: берәүләр өчен ул - романтика, икенчеләрнең үрнәк алырдай кешесе булган, өченчеләрдә - гаделлек хисе көчле, ә кемнәргәдер йолдызлар шулай “кушкан”. Апалы-сеңелле Исмәгыйлевалар әтиләренең хыялын тормышка ашырган.
Кызлар уңышлары турында сөйләгәндә, аларның барысы да әниләре Фәридә Гайнулла кызының казанышы дип исәпли, чөнки ул 37 яшендә тол калып, кызларына лаеклы тәрбия һәм белем бирергә, аларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Бүген дә Фәридә апа кызларына ярдәм итеп тора. Әмма хәзер картәниләренең ярдәменә күбрәк дүрт оныгы мохтаҗ, чөнки аларның әниләренә еш кына төнге дежурда калырга туры килә.
Исмәгыйлевалар өчен 10 ноябрь – үзенчәлекле көн, чын мәгънәсендә гаилә бәйрәме. Ел саен бу көнне тантаналы җыелыштан һәм бүлекнең үзешчән сәнгать коллективы концертыннан соң, анда Әлфия белән Светлана да катнаша, алар әнисе янына җыела. Оныклары картәтиләренең нинди булуы турында сораша. Бигрәк тә Светлананың улы Амадель бик кызыксынучан. Бүген егет юрист һөнәре серләренә төшенә. Димәк, офицер Исмәгыйлевның гаилә эше дәвам итәчәк әле.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Әлфия Волкова һәм Светлана Исмәгыйлева.
Автор фотосы һәм гаилә архивыннан алынган фото.
Читайте нас: