Әлшәй хәбәрләре
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
25 декабрь 2020, 15:00

Районның социаль-мәдәни үзәге балаларны һәм өлкәннәрне күңелле Яңа ел чараларына чакыра

25 декабрьдә 11 сәгатьтә Совет мәйданында - район хакимияте башлыгының Яңа ел бүләкләрен тапшыру тантанасы.

25 декабрьдә 11 сәгатьтә Совет мәйданында - район хакимияте башлыгының Яңа ел бүләкләрен тапшыру тантанасы. “Чыршы янында маҗаралар” балалар өчен Яңа ел иртәлеге;
26 декабрьдә 14 сәгатьтә Совет мәйданында - Кыш Бабай һәм Карсылу көне. Кыш Бабайлар парады. Иң яхшы костюм, флешмоб конкурсы;
27 декабрьдә 14 сәгатьтә Совет мәйданында – “Син һәм мин - Яңа ел шатлыгы!” спорт эстафетасы. Күңелле спорт чаралары (кар бәрешү, аркан тарту, конкурслар);
28 декабрьдә онлайн-форматта социаль челтәрләрдә “Яңа ел белән котлау” флешмобы - туган телдә иң яхшы Яңа ел котлавы. Сәламләү һәм хештеглар күрсәтелгән видеороликлар акциясе;
29 декабрьдә 14 сәгатьтә Совет мәйданында - Кыш Бабай һәм әкият геройлары белән Яңа ел әйлән-бәйләне. “Кыш Бабайда кунакта” театрлаштырылган тамашасы;
30 декабрьдә 14 сәгатьтә Совет мәйданында - «Яңа ел карнавалы» иң үзенчәлекле Яңа ел костюмы конкурсы. Театрлаштырылган тамаша, костюмнар дефилесы, бүләкләүләр;
31 декабрьдә 18 сәгатьтә Совет мәйданында – «Саумы, саумы, Яңа ел!». Театрлаштырылган тамаша, Кыш Бабайлар һәм Карсылулар флешмобы, концерт;
1 гыйнварда 15 сәгатьтә социаль-мәдәни үзәктә – Яңа ел кинозалы. Балалар өчен мультфильмнар күрсәтү;
2 гыйнварда 14 сәгатьтә Совет мәйданында – “Бергәләп Яңа елны каршылыйбыз!” балалар өчен күңелле конкурслар һәм уеннар;
3 гыйнварда 14 сәгатьтә Совет мәйданында – “Диско-Чыршы” музыкаль программасы,
15 сәгатьтә социаль-мәдәни үзәктә – мультфильмнар күрсәтү;
4 гыйнварда 14 сәгатьтә Совет мәйданында - «Музыкаль коктейль» бию-уен программасы,
15 сәгатьтә социаль-мәдәни үзәктә – мультфильмнар күрсәтү;
5 гыйнварда 14 сәгатьтә Совет мәйданында – “Яңа ел серпантины” чыршы тирәли бию программасы;
15 сәгатьтә социаль-мәдәни үзәктә – мультфильмнар күрсәтү;
6 гыйнварда 14 сәгатьтә Совет мәйданында – “Төкле аягың белән, Яңа ел!” чыршы тирәли күңел ачу программасы,
18 сәгатьтә социаль-мәдәни үзәктә – “Бәхет карлары” Яңа ел концерты;
7 гыйнварда 18 сәгатьтә Совет мәйданында – халык уеннары һәм йолалары белән «Святки и колядки» театрлаштырылган тамашасы;
8 гыйнварда онлайн-форматта – Музыка көне. “Минем музыка” онлайн-фестиваль-марафоны;
9 гыйнварда 14 сәгатьтә Совет мәйданында - Халык биюе көне. Әлшәйлеләр арасында “Бергә биибез!” бию конкурсы. Конкурс нәтиҗәләре социаль челтәрләрдә урнаштырыла;
10 гыйнварда 14 сәгатьтә Совет мәйданында – “Чыршы янында әйлән-бәйлән” балалар өчен бәйрәм,
15 сәгатьтә социаль-мәдәни үзәктә – мультфильмнар күрсәтү;
11 гыйнварда сәгатьтә Совет мәйданында – “Безнең чаналар үзләре шуалар” спорт бәйрәме,
15 сәгатьтә социаль-мәдәни үзәктә – мультфильмнар күрсәтү;
12 гыйнварда 14 сәгатьтә Совет мәйданында – «Эһ, пималар, пималар» бәйрәме. Пималарны бизәү буенча осталык дәресе, конкурс;
13 гыйнварда 18 сәгатьтә Совет мәйданында - «Иске Яңа елны каршылау» халык бәйрәме.
14 гыйнварда 14 сәгатьтә Совет мәйданында – Күңелле чаналар” күңел ачу программасы,
15 сәгатьтә социаль-мәдәни үзәктә – мультфильмнар күрсәтү.
Авыл мәдәният йортлары һәм клублары шундый ук план буенча чаралар узгара.
Чаралар санитария-эпидемиология нормаларын күзәтеп үткәрелә.
Читайте нас: