Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
14 гыйнвар 2021, 12:20

Яңа ел кәефе бүләк иткән өчен рәхмәт!

Яңа ел бәйрәменә без бергәләп әзерләндек.

Яңа ел бәйрәменә без бергәләп әзерләндек. Бинаның ал ягын, балалар бакчасы территориясен матур итеп итеп бизәдек. Гирляндалар эленгән чыршылар, төрле утлар белән балкып янып торган агачлар һәм боланнар, Кыш бабай һәм Карсылу, ел символы - Үгез һәм шаян Кар бабай бәйрәм кәефе тудыра.
Иҗади караш һәм яңа идеяләрне авыл халкы гына түгел, ә иң яхшы бәйрәм декорына традицион смотр-конкурс жюрилары да бәяләде. “Мәгариф учреждениеләре территорияләрен һәм ал якларын иң яхшы бизәү” район конкурсы нәтиҗәләре буенча безнең балалар бакчасы икенче урын алды.
Без бакчабызны бизәүдә катнашкан һәм кышкы корылмалар һәм үзенчәлекле кар сыннары ясарга ярдәм иткән барлык ата-аналарга рәхмәт белдерәбез.
Раевка 1нче балалар бакчасы коллективы.
Читайте нас: