Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
27 гыйнвар 2021, 17:36

Үзе йомшак, үзе җиңел, Вәт, җылыта ичмасам!

Кармыш авылында "Пима бәйрәме" узды

Кармыш авылында "Пима бәйрәме" узды
Авыл Советы алдындагы мәйданда яңгыраган дәртле көйләр, коймага эленгән аллы-гөлле асалы паласлар әллә кайдан ук бәйрәмгә чакырып торды. Хатын-кызларның кул эшләреннән үзенчәлекле күргәзмә оештырылган. Менә бу үзенчәлекле матур япмаларны авылыбыз агинәе Кирәева Рәхимә апа ыргак белән бәйләгән. Галия Әхтәмованың бәйләмнәре дә күп төрле. Хәтта картиналар да бар. Алары Дамира Габделманованың эшләре.
Көн салкын булуга карамастан, бәйрәмгә пималы өлкәннәр һәм балалар актив җыелды. Берсендә чигүле, икенчесендә тамгалы пима, төпләнгән пималылар да бар.
Әйе, кышның чатнама суыкларында пима – олысына да, кечесенә дә алыштыргысыз аяк киеме. Үзе йомшак, үзе җиңел булуы белән уңайлы бит ул! Аның эчендә аяклар тирләми дә, өшеми дә. Элек безнең картәти-картәниләр кыш көне генә түгел, җәйләрен дә пимада йөргән. Карт сөякләренә шундый үзҗылыткыч булган ул. Резина галошлар кидерелгән пиманы авыл халкы кышын да, язлы-көзле дә бик яратып кия.
Көтү-көтү сарык асраган күчмә халыклар безнең эрага кадәрге IV гасырда ук җәен-кышын киез итекләр кигәннәр. XVIII гасырда пима итеп баса башлаганнар. Пима басу осталарының абруе бик югары булган!
Пима басучылар килгән,
Йон сорыйлар акчага.
Барысына пима кирәк -
Гөр килә бала-чага.
Пиманы мактап менә шундый такмаклар әйтеп, җыр-бию, уен-көлке белән көннең суыклыгы да сизелмәде. Ләйсән Ишмурзина башкаруында "Озын чәч" биюе, кызлар ансамбленең "Карагат" җыры бәйрәмгә ямь өстәде. Пиманы ераклыкка ыргыту, сыңар чаңгыда шуу, урам-урам аркан тартышып ярышу, "Музыкаль утыргыч" уенын уйнау барысына да ошады. Катнашучыларга бүләкләр дә тапшырылды.
Кунакларны кайнап торган самавырлы баллы-майлы, чәк-чәкле, коймаклы чәй табыны көтә иде. Һәркем күчтәнәч белән килгән, татлы ризыктан өстәлләр сыгылып торды. Серләшеп, сөйләшеп-көлешеп эчкән чәй бик тәмле булды!
Бәйрәмне оештыручы һәм алып баручы авылның китапханәчесе Мәрзия Абдрахмановага, мәдәният хезмәткәләре Филүзә Ишмурзина һәм Ләйсән Ишмурзинага зур рәхмәтләр әйтеп, күтәренке күңел белән таралыштык.
Лилия СӘЛИМГӘРӘЕВА
педогогик хезмәт ветераны.
Кармыш авылы.
Читайте нас: