Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
5 февраль 2021, 18:16

Ә Ташлыда – кышкы уеннар

Олысын да, кечесен дә бергә җыйган зур спорт бәйрәме сәламәт яшәү рәвешенә багышланды.

Олысын да, кечесен дә бергә җыйган зур спорт бәйрәме сәламәт яшәү рәвешенә багышланды.
Хәбәр итүебезчә,Ташлы авылы 2020 елда «Аек авыл» конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды. Хәзер алар районыбыз данын республика дәрәҗәсендә якларга әзерләнә.
Ташлы – Әлшәй районының иң борынгы һәм бай тарихлы авылларының берсе. Архив документларында билгеләнгәнчә, аның турында тәүге мәгълүматлар 1745 елда теркәлгән. Авыл Советы үзәге булган Ташлыда урта мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә, почта бүлекчәсе бар. Урындагы халык терлекчелек, кошчылык, умартачылык белән шөгыльләнә, үз пилорамасы булганнар төзелеш материаллары белән тәэмин итә, магазиннар эшли.
Ташлы авыл Советы язучы Рәис Низамов, фольклорчы Нигъмәт Шоңкаров, галим Сафуан Гыйззәтуллин, дәүләт эшлеклесе Хәмит Мәүлияров, мең ыруы башкортлары җәмәгать оешмачы җитәкчесе Әхнәф Тимербулатов, композитор Нурия Абдуллина, җырчылар Рәфисә Әсәдуллина, Гөлсинә Мөхәммәдиева белән дан тота. Озак еллар район хакимиятенә дә Ташлы авылында туып-үскән Дамир Мостафин җитәкчелек итә.
Бай тарихлы, йолалары, чагу исемнәре белән дан тоткан бу авылның киләчәге лә лаеклы булырга тиеш. Нәкъ шуңа да монда яшәүчеләр «Аек авыл” бәйгесендә катнашыргак итте.
Җиң сызганып, халык җыеннары, экологик өмәләр, алкоголизмның зыяны, сәламәт тормышның өстенлекләре турында әңгәмәләр, һәм, әлбәттә, иҗади һәм спорт ярышлары үткәрделәр. Ташлы җирендә узган «Дим моңы» бәйгесе һәм Баян Нафыйков истәлегенә җиңел атлетика кроссы әлшәйлеләр арасында гына түгел, күрше шәһәр һәм районнарда да популярлык яулаган.
Тырышлык үз нәтиҗәсен бирде - Ташлы муниципаль этапта җиңеп чыкты һәм хәзер финал чыгышына әзерләнә, анда иң аек авыл исеменә республиканың 54 авылы дәгъвә итәчәк.
- «Аек авыл» конкурсында катнашу авылда сәламәт тормыш алып барырга теләгән күп кешеләр өчен стимул булды, - ди авыл биләмәсе башлыгы Айнур Мурзин. – Бүгенге көндә Ташлыда 456 кеше яши. Рухи-әхлакый тәрбия бирүдә авыл Советы, мәктәп кенә түгел, ә имам хатиб Вәкил хәзрәт җитәкчелегендәге урындагы мәчет тә зур роль уйный.
Шушы көннәрдә Ташлы авылында яшәүчеләр тагы да бер спорт бәйрәме – олысыннан алып кечесенә кадәр барысын бергә җыйган кышкы уеннар оештырды. Уен-көлке белән, яхшы кәефтә үткән бу бәйрәмдә милли сыйлар әзерләнгән өстәлдә самавырлар кайнап торды, күңелле җырлар, көйләр яңгырады.
Конкурсның жюри әгъзасы, район башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе урынбамары Миргасыйм Әкимбәтов тәбрикләде, ул ташлыларның республика бәйгесендә җиңеп чыгу яки призлы урын яулау өчен барлык мөмкинлекләре булуын, иң мөһиме – теләк һәм омтылыш кына кирәклеген билгеләп үтте. Район хакимиятенең спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Динар Әхмәдрисламов та ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде.
Бәйгедә катнашкан ике командага да бик күп сынаулар аша үтәргә кирәк иде. Халкыбызның борын-борыннан килгән ук ату, аркан тартышу, гер күтәрү, чанада, чаңгыда узышу буенча көч сынаштылар. Бигрәк тә чанага җигелгән атлар ярышы кызыклы үтте. Эстафетада бердәмлектә – көч икәнлеген күрсәтергә кирәк иде. Ярышлар уен-көлке, шаян сүз белән бик күңелле барды. Ике команда да бердәм һәм кыю икәнлекләрен күрсәтте, һәрберсе җиңүгә омтылды, ә җанатарлар ярышта катнашучыларны хуплап, дәртләндереп торды. Балалар да боегып утырмады. Алар өчен Пионерлар һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре төрле бәйгеләр һәм уеннар оештырды.
Бәйрәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды, бүләкләр дә сәламәт тормыш алып бару, дөрес туклану өчен тәгаенләнгән иде. Ташлы авылы халкы “Аек авыл” республика бәйгесе җиңүчеләре исемлегенә кермәгән хәлдә дә, кышкы уеннар матур бер йола буларак монда һәрчак үткәрелеп торыр әле.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: