Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
8 март 2021, 11:00

Халыкара хатын-кызлар көне белән!

Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм.

Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, традиция буенча без аны яз җитү, матурлык һәм назлылык, гаилә учагының җылысы, яңа тормыш башлану белән бәйлибез!
Сезнең хәстәрлегегез белән йортларыбызда җылы һәм уңайлы, акыллы һәм сәламәт балалар үсә, ир-егетләр үзләрен тыныч һәм ышанычлы хис итә. Сез катлаулы мәсьәләләрне хәл итәсез, сезнең белән теләсә нинди авырлыклар да җиңел үтә, безне яңа җиңүләргә рухландырасыз.
Ветераннарга, сугышта катнашкан, блокаданы үткәргәннәргә, тыл эшчәннәренә, барлык өлкән буын хатын-кызларына рәхмәтемне белдерәм. Сез авырлыкларга бирешми мөһим вакыйгаларга бай озын тормыш юлы уздыгыз һәм игелеклелек, фидакарьлек, намуслылык кебек матур сыйфатларны саклап кала алдыгыз.
Хөрмәтле хатын-кызлар! Гаиләләрегездә сөю тантана итсен. Сөекле кешеләрегез сезне хәвеф-хәтәрдән сакласын, күзләрегездә бәхет очкыннары балкысын. Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм иминлек телим!
Әлшәй районы муниципаль район хакимияте башлыгы Дамир МОСТАФИН.
Фото: Twitter
Читайте нас: