Әлшәй хәбәрләре
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
18 март 2021, 13:00

Түбəн Əүрез мəдəният йортында «Хуш килəсең, Нəүрүз!» дип аталган бəйрәм чарасы узды

Нəүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та.

Нəүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та. Нəүрүз - борынгы əби-бабаларыбыз үткəргəн язны каршылау бəйрəме ул. Мəгълүм булуынча, XVIII гасырга кадәр татар халкы Яңа елны март аеның 21ендə - көн белəн төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн Иран календаре нигезендə "Нəүрүз" дип аталган. Иранда hәм аңа күрше илләрдə яңа елны хəзер дə март аенда каршы алу гадәте яшəп килә. "Нəүрүз" сүзе фарсы-таҗик телендə "Яңа көн" дигəн мəгънəне аңлата. Түбəн Əүрез мəдəният йортында «Хуш килəсең, Нəүрүз!» дигəн бəйрәм чарасы үтте. Бəйрəмгə Кыш бабай белəн Нəүрүзбикə килде. Нəүрүзбикə күчтəнəчкə коймаклар пешереп алып килгəн. Шау – гөр килеп, уен – көлке белəн бəйрəм бик күңелле үтте, дип хәбәр итте безгә Түбән Әүрез мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Читайте нас: