Әлшәй хәбәрләре
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
19 март 2021, 12:30

Кыш белән хушлаштык

Район үзәгенең Совет мәйданында узган ял көне Масленица бәйрәме бик күңелле үтте.

Район үзәгенең Совет мәйданында узган ял көне Масленица бәйрәме бик күңелле үтте. Салкын кышны озату өчен монда бик күп әлшәйлеләр һәм кунаклар килгән иде.
Масленица – славян халыкларының уен-көлке, җыр-моң белән үрелеп барган кышны озату һәм язны каршы алу бәйрәмнәренең берсе. Оештыручылар һәркемнең кәефен күтәрерлек бик бай программа әзерләнгән иде, олысы да, кечесе дә төрле бәйге, уеннарда катнашып, җырлап-биеп күңел ачты.
Бәйрәмгә килүчеләр гер күтәрү, аркан тартышу буенча көч сынашты. Нәниләр дә тамашалардан читтә калмады, аларга аеруча понида йөрү ошады.
Пионерлар һәм укучылар йорты, яшьләр эшләре комитеты, мәдәният сарае хезмәткәрләре әзерләгән уеннарда барысы да ихлас катнашты, түгәрәктә әйләнде, җырлады һәм биеде. Балалар бакчалары хезмәткәрләре һәркемне бәйрәм символы – коймак белән ихлас сыйлады. Өстәлләрдә бизәкле самавырларда кайнар чәй өзелмәде.
Районның гомум туклану предприятиеләре халыкка тәмле коймаклар, камыр ризыклары, хуш исле шашлык тәкъдим итте. Кояш, мул уңыш, бәхетле гаиләләр символы булган коймак Масленица бәйрәменең төп атрибуты иде. Юкка гына бу көнне коймакны ни кадәр күберәк ашасаң, елны шул тиклем уңышлы һәм бәхетле үткәрәсең, димиләр бит. Җырлап-биеп, ихлас аралашып, күңел ачкан кешеләр бер-берсенә изге теләкләрен дә әйтте.
Бәйрәм ахырында кыш карачкысын яндырдылар. Шулай итеп кышның чатлама суыклары артка чигенеп Язсылуга юл бирде.
Светлана ЖУКОВСКАЯ.
Г. ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА фотолары.
Читайте нас: