Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
5 апрель 2016, 02:00

Безнең зона өчен алмагачның һәм грушаның иң яхшы сортлары

Кыш быел ул җимеш-җиләк культуралары өчен уңайлы булды.

Безнең зона өчен алмагачның һәм грушаның иң яхшы сортлары
Кыш быел ул җимеш-җиләк культуралары өчен уңайлы булды. Бу, үз чиратында, алмагач һәм груша сортларын сынау буенча күпьеллык эшемә йомгак ясау мөмкинлеге бирде.
Мин алмагачның – 46 һәм грушаның 25 сортын 1993 елдан башлап өйрәндем. Аларның һәрберсенә тулы характеристика бирү өчен якынча 10-12 ел күзәтергә туры килә. Чөнки агачлар 5-7 елдан җимеш бирә башлый һәм тәүге ике елда җимешләр үз зурлыгын, төсен һәм тәмен билгеләп булмый әле. Кышка чыдамлыгын, уңышлылыгын һәм төрле авыруларга бирешү-бирешмәвен билгеләү өчен аларны җимеш бирә башлаганнан соң кимендә биш ел өйрәнергә кирәк.
Алмагач сортларын шартлы рәвештә өч төркемгә: җәйге (иртә өлгерүче), көзге (уртача өлгерүче) һәм кышкы (соң өлгерүче) төркемнәргә бүлергә була. Җәйге сортларның күбесенең җимеше вак, алмалары тиз бозыла, уңышы бик нык коела. Нәкъ шул сәбәпле мин акрынлап безнең зонада киң таралган кайбер сортлардан, атап әйткәндә, Терентьевка, җәйге Аркад, Мәскәү грушовкасы, иртә өлгерүче алтын Кытай һәм Солнцедар сортларыннан баш тартырга мәҗбүр булдым. Алар урынына мин бакчачыларга Серебряное Копытце, Мечтательница, Конфетное һәм Алтайское румяное сортларын тәкъдим итәм.
Безнең зонада Белый налив һәм Папировка дип аталган ике соң өлгерүче сортка өстенлек бирелә. Аларның төп җитешсезлеге - кышка бик чыдамлы түгелләр, җилдән сакланган һәм җылы участокларда гына яхшы уңыш бирәләр.
Көзге сортлар гадәттә эре һәм тәмле алма бирә, аларны ике айдан биш айг кадәр сакларга мөмкин. Орлыклары яртылаш соры төскә кергән һәм бераз өлгермәгәннәрен саклауга куярга кирәк. Безнең зона өчен көзге сортлар шактый, аларның иң уңышлыларын гына санап үтәм – Уральское наливное, Башкирский изумруд, Башкирский красавец һәм Феникс алтайский.
Миндә Свердловск селекциясенең ике көзге сорты: Подарок осени һәм Анис свердловский сортлары сынау үтә. Икесенең дә алмасы бик тәмле, ләкин безнең зонада кышка чыдамлыклары әлегә уртача, былтыр кыш икесе дә салкынга биреште.
Кышкы сортлар, гадәттә, эре, тәмле була һәм алар озак саклана. Аларны да шулай ук орлыклары соры төскә кергәч, өлгермәгән килеш өзеп, саклауга куярга кирәк. Сентябрь ахырында (10 октябрьдән дә соңламый) бөтен алмаларны җыеп алу зарур, чөнки җимеш агачлары кышка әзерләнеп өлгерми һәм салкында туңулары ихтимал. Саклау чорында өлгермәгән җимешләр акрынлап өлгереп җитә, аларның тәме яхшыра һәм шушы сортка гына хас төсе барлыкка килә. Бакчачыларга безнең зона өчен аеруча туры килгән Бузовьязовское, Бельфлер башкирский, Сеянец титовки, Башкирское зимнее, Первоуральское һәм Северный синап кебек соң өлгерүче сортларны тәкъдим итәм.
Груша алмагач белән чагыштырганда безнең өчен яшь культура (безнең зона өчен яраклылары 20-30 ел элек кенә күренә башлады). Җәйге сортлардан иң яхшысы – Северянка, аннары Башкирская летняя. Соңгы елларда Башкортстан селекциясенең Шатлык һәм Чижовская кебек җәй ахырында өлгерүче сортлары барлыкка килде.
Көзге сортлардан Башкирская осенняя һәм Повислая сортларының җимеше нык коела, бик үк тәмле дә түгел, шунлыктан мин аларны үстермим. Сезгә Свердловск селекциясенең миндә сынау үткән Заречная, Флейта һәм Октябрина сортларын тәкъдим итәм.
Безнең зона өчен яраклы кышкы сортлар әлегә юк. Көз соң өлгерүче сортлар гына бар, аларны яңа елга кадәр сакларга була. Андыйларга МИФ, Декабринка һәм Султан сортлары керә.
Алмагач һәм груша үсентеләрен сатып алганда нәкъ сезнең бакча өчен дөрес сайлап алу мөһим. Кайбер бакчачылар, моның эземтәләрен алдан күзалламый, җәйге сортларны күп (бер бакча өчен 3-5әр данә) ала. Аларның җимешләре бер үк вакытта өлгерә, саклауга куеп булмый, барысын да эшкәртеп тә бетерлек түгел, сатуы да авыр була, күбесе әрәм була. Шуңа күрә җәйге сортларны – 1-2 данә генә, көзгеләрен – 2-3 һәм кышкыларын күбрәк сайлап алырга кирәк.
Груша сортларын аеруча җентекләп сайлау зарур, чөнки аларның уңышы күп була, җимешләрен куллану чоры кыска һәм саклап та булмый диярлек.
Минем киңәшләрем файдалы булыр, дип ышанам. Уңышлар сезгә!
Морис НӘГЫЙМОВ,
бакчачы.
Ким авылы.
Фото: Яндекс.
Читайте нас: