Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
9 апрель 2018, 02:00

ҮСЕНТЕНЕ НИЧЕК НЫГЫТЫРГА?

— Помидор үсентеләре бик нәзек сабаклы булып үсә, яфраклары да аксыл яшел төстә. Аларны ничек ныгытырга?

— Помидор үсентеләре бик нәзек сабаклы булып үсә, яфраклары да аксыл яшел төстә. Аларны ничек ныгытырга?

— Моңа үсентеләргә яктылык җитмәү гаепле булырга мөмкин. Хәзер күп кешедә пластик тәрәзә. Ә ул элеккечә ике генә түгел, өч катлы пыяладан ясала. Үсентеләргә яктылык тагын да начаррак үтеп керә.

Икенче сәбәп — ярлы туфрак. Зәгыйфь үскән үсентене өстәмә тукландырып карарга була. Азофоска кебек комплекслы минераль ашлама кертергә мөмкин. 1 чиләк суга 1 аш кашыгы ашлама салып эретергә һәм үсентеләргә сибәргә. “Эпин”, “Экосил” кебек үстерү стимуляторлары сибәргә дә мөмкин.

"Ирек мәйданы" гәзитеннән.
Читайте нас: