Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
30 Май 2018, 02:00

ПОМИДОРДА КҮБӘЛӘКЛӘР?

— Помидорларда ак күбәләкләр чыкты. “Хлорофос” та сиптем, тик алар һаман бар. (Гөлфия Хәмидуллина, Буа.)


Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ:

— Акканатка (белокрылка) каршы көрәшү бик авыр. Үсемлекләрне “Актара”, “Фитоверм”, “Децис”, “Инта-вир” кебек агулы химикатлар сиптереп эшкәртергә була. Кайбер бакчачы үсемлеккә кер порошогы эремәсе сибә (1 чиләк суга 1 аш кашыгы порошок). Бер көннән чиста су сиптереп юып төшерергә кирәк. Бу чаралар корткычка каршы шактый нәтиҗәле, әмма йомыркаларына тәэсир итми. Шуңа эшкәртүне 3 көн саен өч тапкыр кабатлау сорала.
Читайте нас: