Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
5 июнь 2018, 02:00

КИШЕРНЕ НИЧЕК ҮСТЕРЕРГӘ?

Кишер авыр тишелә, чәчеп тишелеп чыкканчы туфрак дымлы торырга тиеш. Тишелеп чыкканнан соң, тукландыруга игътибар итәргә кирәк.


Кишер авыр тишелә, чәчеп тишелеп чыкканчы туфрак дымлы торырга тиеш. Тишелеп чыкканнан соң, тукландыруга игътибар итәргә кирәк.

Бу вакытта үсемлек азот һәм фосфорга мохтаҗ. 3-4 яфрак фазасында кишерне нитроаммофоска яки азофоска белән (10 л суга 30-40 г) тамырдан тукландырырга була. Икенче тукландыруны (сирәкләгәч) шул ук ашлама белән кабатлыйлар. 5-6 яфрактан соң кишер тамырын үстерә башлый. Бу вакытта туфракның дымлы торуын күзәтергә кирәк.


Өченче фазада вегетатив массасы үсеше акрыная, фотосинтез продуктлары тамырына күчә башлый. Үсемлектә калийга ихтыяҗ арта.


Кишернең эре булып үсүе өчен төп шарт — вакытында сирәкләү. Моны 3-4 яфрак чагында эшләп өлгерергә кирәк. 1 кв. метрда 100 дән артык кишер үсмәскә тиеш. Рәт арасын 25-30 см ясап, үсемлекләр арасында

3-5 см калдырганда кишерне эре итеп үстереп була.
Читайте нас: