Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
18 июнь 2018, 02:00

Кыярны ничек формалаштырырга?

— Теплицада кыярны ничек формалаштырырга? Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ:


— Теплицада кыярны ничек формалаштырырга?

Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ:

— Теплицага 3 төп кенә читтән серкәләнү таләп ителми торган (партенокарпический) “Клавдия F1” гибриды утыртам. Кыярны теплицаның бер башына, стенадан 0,5 метр эчкәрәк кереп, арасында 1 әр метр калдырып утыртам.


Кыярның беренче 4 ян сабакчасын бөтенләй өзәм. Шуннан өстәрәк һәр ян сабакчада 2 шәр генә яфрак калдырам. Кыяр сабагы теплица түшәменә җитәргә 20-30 см кала тагын өч ян сабакча калдырам. Шул биеклектән һәр үсемлеккә аерым 4 горизонталь шнур-шпалерлар тарттырам. 4 сабак (1 төп һәм 3 ян сабакча) түшәмгә кадәр үскәч, горизонталь шпалерлар буенча помидорлар өстеннән сузам (теплицам кечкенә, помидор белән кыярны бергә үстерергә туры килә). Түшәм астыннан баручы сабакта ян сабакчалар калдырмыйм. Кыяр шулай түшәм буенча көз азагына кадәр үсә, кайчак ишеккә хәтле җитә, сабаклары 3,5-4 метрга сузыла. Былтыр ачык форточка аша чыгып, күршеләрнең койма буендагы чия агачына үрмәләп, аларны да сыйлады. Шулай формалаштырганда 3 төп кыяр ашарга, салатлар ясарга, тозларга да җитә.
Читайте нас: