Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
24 август 2018, 02:00

КӘБЕСТӘНЕ КОРТТАН НИЧЕК САКЛАРГА?

Кәбестә “челтәрләнә” башладымы, димәк, аны корт ашый. Уңышны бөҗәкләр зарарламасын өчен тизрәк чарасын күрергә кирәк.

Кәбестә “челтәрләнә” башладымы, димәк, аны корт ашый. Уңышны бөҗәкләр зарарламасын өчен тизрәк чарасын күрергә кирәк.


Шуны онытмагыз: кәбестәгә үсенте чагыннан алып сап-салкын су коярга киңәш ителә. Вакыт-вакыт агач көле сибеп тору да бөҗәкләргә үрчергә мөмкинлек бирмәячәк.
Гадәттә, кәбестә йомарлана башлагач, аңа корт төшә, яфракларын тишкәләп бетерә. Мондый вакытта химик чаралар кулланырга ашыкмагыз. Гадәти генә бер чара күрү сезнең эшне күпкә җиңеләйтер. Моның өчен суга 1 стакан аш серкәсе (9 процентлы) салып, кәбестәләргә лейка белән коегыз. Нәтиҗәсен берничә көннән күрерсез. Бөҗәкләрнең, ап-ак күбәләкләрнең әсәре дә калмас. Арзан да, зарарсыз да серкәле су кәбестәләрегезне саклап калырга ярдәм итәр.
Читайте нас: