Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
23 октябрь 2018, 02:00

Октябрь. Кышка әзерләнәбез

Былтыр кыш салкын килде һәм яшь агачларны, куакларны тиешенчә әзерләмәгән бакчачылар өчен язын һәм көзен проблемалар килеп туды. Былтыргы хаталарны исәпкә алып, әйдәгез, бу мәсьәләгә җентекләбрәк тукталыйк.

Әгәр октябрь ахырына агачларның яфраклары коелмаса, аларны үзегезгә өзәргә кирәк, югыйсә, җиләк-җимеш культуралары начар кышлый. Аннары агачларга һәм куакларга, төпләрендәге туфракка 7 процентлы мочевина эретмәсен (10 литр суга 700 грамм алына) сиптерегез. Мондый куелыкта мочевина гөмбә һәм бактерияләр спораларын, корткычларның йомыркаларын һәм кортларын юк итә, органик калдыкларның таркалуын тизләтә. Коелган яфракларны җыеп алып компостлы өемгә кушарга яки җиргә күмәргә мөмкин.

Яфракларның коелып беткәнен көтми, җимеш агачларының кәүсәләрен һәм ботакларын известь эретмәсе (10 литр суга 2 кг известь, 300 грамм бакыр купоросы, 200 грамм столяр җилеме яки су эмульсиясе буявы алына) белән агартырга кирәк. Аклау язгы кояш нурларыннан саклый, кабык астында кышлаучы корткычларны һәм авыру тудыручыларны юк итә. Әмма башта үтмәс кыргыч белән кәүсәдәге, юан ботаклардагы бөтен ярыкларны һәм тигезсезлекләрне чистартыгыз. Шулай ук кипкән җимешләрне өзегез, корткычларның пәрәвез ояларын алып яндырыгыз.

Чия һәм сливаның үрчемгә калдырылганнарыннан тыш, калган үсентеләрен тамыры белән казып алыгыз. Карлыган һәм крыжовникның төбеннән чирле, кипкән һәм карт, җимеш бирмәгән ботакларын кисегез. Куакларны астан өскә кадәр спираль буенча шпагат белән бәйләгез. Салкыннар башланганчы кура җиләге ботакларын бер-берсенә каратып, икешәрләп җиргә бөгегез һәм бәйләгез.

Яшь үсемлекләрнең (1-3 яшь) ян яктагы ботакларын һәм көзен утырткан үсентеләрне казыкка бәйләгез. Тамырлары нык туңмасын өчен ноябрь башында төпләренә 10 см калынлыкта черемә салыгыз. Беренче кар яугач та, яшь агачларны кар белән күмегез.

Бакчачыларны ялкауланмаска, җиләк-җимеш культураларын кышка ныклап әзерләргә чакырам. “Бәлки”гә өметләнмәгез, югыйсә киләсе ел уңышының бер өлешен югалтачаксыз.

Морис НӘГЫЙМОВ,

бакчачы.

Ким авылы.
Читайте нас: