Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
14 февраль 2019, 02:00

Петунияне кайчан утыртырга

Февраль-март айлары бакчачылар арасында популярлык яулаган петуния чәчкәсе утырту өчен кулай вакыт.

Бакчачылар өчен
Петунияне кайчан утыртырга
Февраль-март айлары бакчачылар арасында популярлык яулаган петуния чәчкәсе утырту өчен кулай вакыт. Петуниянең орлыклары бик вак, шуңа да аны аерым пластик савытларга сибеп чәчәргә кирәк, ә аннары күчереп утыртырга. Гранулланган орлыклар күпкә уңайлы, әмма аларны даими рәвештә думландырып торырга кирәк.
*Бер төп үсемлеккә 5 л туфрак исәбеннән утыртыр урын сайлагыз. Әгәр савытка утыртасыз икән, 10 л чүлмәккә ике генә төп чәчәк сыя дигән сүз.
*Петуния тукланырга ярата, шуңа күрә аны ике атна саен туендырып торырга кирәк.
*Үскән чакта азотлы ашламалар кертегез. Бөреләнгәч, фосфор һәм калийга мохтаҗ. Тамырга исә комплекслы ашламалар мөһим. Петуниягә тимер дә кирәк. Зур үсентеләрне һәр 5 көн саен ашлыйлар.
*Чәчәк кара черек авыруына тиз бирешә, шуңа күрә суны чама белән генә сибегез.
*Чәчәге сулган бөреләрне өзеп ташлагыз. Шулай иткәндә үсенте бар көчен яңа чәчәкләргә юнәлтә.

Кыш әле үз роленә керә генә башлады кебек: ниһаять, җиребезне ак карлар каплады, көннәр салкын тора. Ләкин, ни генә дисәң дә, февраль - кышның соңгы ае. Кояш торган саен ешрак елмая, аның кызулыгы да сиздергәләп куя һәм бакчачы... инде төшләрендә язны, бакча эшләренең башлануын күрә башлады.
Февраль аенда мөһим эшләр

*Бакча коралларына ревизия ясау;
*орлыклар, ашламалар һәм кирәкле химикатлар запасын булдыру; *кышкы саклауга куелган георгин, гладиолус һ.б. культураларның саклануын тикшерү;
*берьеллык чәчәк орлыкларын утырту.
Арбаңны - җәй, чанаңны кыш әзерлә, дигән бит халык. Шуңа күрә чын бакчачы кышкы көннәрдә дә эшсез утырмый, ә көрәк, тырма, бакча кайчысы һәм пычкысын, секатор һ.б. коралларын караштырып, җәйгә әзерли башлый.
Мул уңыш алыйм дисәң, запас капчыгыгызда кирәкле ашлама һәм химикатлар бармы һәм җитәрлекме? Тик февраль-март айларында гына бакчачылар өчен кибетләрдә бар кирәк-яракны табарга мөмкин, җәй җитүгә аларның күбесе сатылып бетәчәк.
Помидор, татлы борыч, баклажан чәчү
Февральдә орлыкларны тикшерергә кирәк. Сатып алганда орлыкларның фирма пакетларына салынганына өстенлек бирегез. Февраль аенда помидор, татлы борыч, баклажаннарны чәчәргә артык ашыкмагыз. Борыч һәм баклажанның биек булып үсүче һәм гибрид сортларын февральнең 20ләрендә чәчәргә мөмкин, ә биек үсүче помидорларны, иң яхшысы, март башында чәчү. Борыч орлыклары авыр тишелә, шуңа аларны стимуллаштырырга киңәш ителә. Моның өчен башта орлыкларны чүпрәккә төреп, җылымса суга чирек сәгатькә төшерегез, аннан судан алып, тәлинкәгә чүпрәге белән бергә салып, суыткычка бер тәүлеккә куегыз. Аннан алу белән шунда ук туфракка чәчегез.
Яшел тәмләткеч - тәрәзә төбендә
Февральдә сарымсак һәм суганның үсешкә киткәннәре очрый. Бу процессны инде туктатып булмый, шуңа аларны ком яки әче булмаган туфрак тутырган савытка, берсенә-берсен терәтеп утыртыгыз да, су сибеп тәрәзә төбенә урнаштырыгыз. Озак та үтмәс, яшел тәмләткечләр белән сыйлана башларсыз.
Фото: Яндекс
Читайте нас: