Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
24 июнь 2019, 02:00

Кыяр уңышын күтәрүнең алты сере

Эссе кояшлы көнне кыярга тәүлегенә өч литр су сибәргә кирәк. Кемнәр бу культурага суны аз сибә, уңышсыз калулары мөмкин – аның чәчкәләре дә, җимешлеге дә коела башлый.

Эссе кояшлы көнне кыярга тәүлегенә өч литр су сибәргә кирәк. Кемнәр бу культурага суны аз сибә, уңышсыз калулары мөмкин – аның чәчкәләре дә, җимешлеге дә коела башлый.


Кыяр үсеп килгәндә суны иртән, ә инде чәчкә атканда һәм кыярлары күренә башлагач кичен сибү яхшырак. Һәрвакыт кояшта җылынган су сибү зарур. Шлангыннан көчле агым белән сиптерергә ярамый: җире юыла, тамырларына, яфракларына һәм сабакларына зыян килә.

Кыяр өстәмә тукландыруны да таләп итә. Башта үсү чорында аңа фосфор кирәк. Ә инде тәүге кыярлар күренә башлау белән азот һәм калийны күбрәк таләп итә. Ләкин азот белән тукландыру белән мавыкмагыз, кыярда нитратлар артуы ихтимал.

Бу культура барлык кабаклылар кебек органик ашлама кертүне хуп күрә. Аны сыер тизәге (1:10) яки кош тизәге (1:25) төнәтмәсе белән ашларга кирәк. Кайбер бакчачылар 15 көн саен культураны ачыган сөт яки аскорбин кислотасы эретмәсе (5 литр суга 1 таблетка) белән эшкәртәләр.

Әгәр яфраклар кибә башласа, димәк, ашлама артык күп кертелгән. Шунлыктан һәр өстәмә тукландырудан соң эретмәне юып төшерү өчен челтәрле лейкадан су сибәргә онытмагыз.

Теләсә нинди өстәмә тукландыру кирәгенчә генә булырга тиеш. Тәүге кыярлар күренә башлау белән аларның төсенә, формасына, яфракларының нинди булуына игътибар итегез. Әгәр аксыл-яшел төстә булһа һәм очлаеп торса – аларга азот кирәк. Әгәр өскә табан юан, ә аскы ягы нәзек яки кыяр кәкрәйсә – калий җитешми. Әгәр яфраклары күгелҗем карасу яшел төстә булса – фосфор белән ашларга кирәк.
Читайте нас: