Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
15 апрель 2020, 11:45

Чәчкәләрен җилгә сибә-сибә Озатып калсын алмагачларым...

Хөрмәтле бакчачылар, район халкы! Менә сезнең белән хушлашыр вакыт та җитте.

Хөрмәтле бакчачылар, район халкы! Менә сезнең белән хушлашыр вакыт та җитте. Язмыш мине районнан һәм республикадан еракка китәргә мәҗбүр итә.
1993 елдан башлап мин бакчачылык белән җитди шөгыльләндем, йортым янында шактый зур бакча булдырдым, ассортиментны даими яңартып тордым, җиләк-җимеш культураларының яңа сортларын өйрәндем. Берүк вакытта өйрәнелгән сортларның үсентеләрен үстереп, якын-тирә районнар халкын тәэмин иттем. Бүгенге көндә мин алманың – 46 һәм грушаның 25 сортын сынадым, башлыча, җимеш агачларының шушы төрләре белән шөгыльләндем. Тикшеренүләр йомгаклары буенча исемлек төзедем, аны район басмасын укучыларга да тәкъдим итәсем килә. Анда безнең зонада, ягъни, Бәләбәй калкулыгында һәм якындагы районнарда үстерергә яраклашкан сортларның сыйфаты күрсәтелгән.
Бу исемлектә мин сортларны өч төркемгә бүлдем. Беренчесе, төп төркем – бу сортлар шактый өйрәнелгән, безнең зона өчен яраклашкан. Икенчесе, өстәмә – сортлар шулай ук яхшы өйрәнелгән, әмма кайбер җитешсезлекләргә яки үзенчәлеккә ия, шулай да бөтен җирдә дә яхшы үсми. Мәсәлән, Солнцедар, Терентьевка, Бельфлер башкирский, Миф сортларының алмалары нык коела; Дочь Папировки, Белый налив, Белебеич, Северный Синап кышын уртача чыдамлылыкта һәм кыш салкын килгән елларда җимеш бирми; Белебеич һәм Бельфлер башкирский сортларының җимешләре бик тәмле, әмма коела һәм башкалар. Өченчесе - перспективалы төркем, анда тулысынча сынау үтмәгән сортлар, әмма яхшы сыйфатлылар (киләчәктә төп төркемгә керүләре мөмкин).
Һәр сортны күрсәткәннән соң мин җәя эчендә кышка чыдамлылыгы буенча баллар куйдым: 5 балл– югары, ягъни сорт кырыс кыштан соң да җимеш бирә; 4 – яхшы, тик салкын кыштан соң гына уңыш бирмәскә мөмкин, 3 – уртача, түбән участокларда начар үсә, салкын һава массалары яхшы үткән участокларны таләп итә; 3,5 – кышка чыдамлылылыгы уртачадан югарырак.
Участоклары уйсулыкта урнашкан бакчачыларга 5 баллы сортларны гына утыртырга киңәш итәм. Ә бакчасында уңайлы шартлары булганганнар бу исмелектән теләсә кайсы сортны да утырта ала.
Мин күчеп китәм, әмма үземнең шәкертләремне калдырам, алар минем эшемне дәвам итеп мин сынаган җиләк-җимеш агачлары һәм куаклар сортларының үсентеләрен үстерәчәк. Алар - Гәйнәямак авылыннан Рим Мостафин, Аксеннан Фәнис Агалтдинов, Бишбүләктән Руслан Чернов.
Миңа шушы соклангыч табигатьле һәм бәрәкәтле җир, күп көч салган участогым, мине хөрмәт иткән кешеләр белән хушлашуы бик авыр, әмма шулай кирәк...
Сагышлы елмаеп хушлашамын,
Еракларга китә юлларым.
Чәчкәләрен җилгә сибә-сибә
Озатып калсын алмагачларым.
Хөрмәт белән Морис НӘГЫЙМОВ.
Читайте нас: