Әлшәй хәбәрләре
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
18 Май 2020, 17:00

Тузганак кына димә...

Аяк астында никадәр кыйммәтле дару үскәнен, мөгаен, күпләр белеп тә бетермидер.

Аяк астында никадәр кыйммәтле дару үскәнен, мөгаен, күпләр белеп тә бетермидер. Тузганак тамыры ашказаны-эчәк авырулары вакытында һәм аппетитны көчәйтүче, ашкайнатуны яхшыртучы чара буларак кулланыла. Болгария табиблары аны анемия, атеросклероз, тире авыруларын дәвалауда файдаланалар. Тузганак чәчәгенең бөреләрен җыеп маринадларга һәм төрле винегретларга өстәргә мөмкин. Тузганак согы кан составын яхшырта, бавыр, ашказаны асты бизләре өчен файдалы, шлакларны чыгарырга булыша, нерв системасын, тешләрне ныгыта, күз күремен яхшырта, эчне йомшарта, төрле тән тиресе чирләреннән профилактика булып тора. 1 стакан сокны 4-5кә бүлеп, ашарга 10-15 минут кала эчәргә мөмкин. Сокны һәрвакыт яңасын ясап торсагыз яхшырак.
Тузганакның тамыры да файдалы. Моның өчен аны яхшылап юарга, корытырга һәм кисәкләргә турарга кирәк. Сүрән духовкада 20-30 минут киптерергә һәм кофетарткыч аша чыгарырга. 1 стакан кайнар суга 1-2 аш кашыгы тарттырылган тамырны салырга. Көнгә 1-2 тапкыр эчәргә мөмкин. Мондый кофе бавырга да файдалы, ул аллергиядән коткара, хәтерне яхшырта. Югары температура белән авырып ятканда, тузганак төнәтмәсе тирләтүче һәм температураны төшерүче дару буларак ярдәмгә килә. Аны фурункулез һәм тире авырулары вакытында куллану да уңай нәтиҗәләргә китерә. Мондый очракларда төнәтмәне яртышар стакан эчәргә кирәк. Тузганакның яфраклары елан агуыннан дәва дип санала. Күргәнегезчә, җилбәзәк кенә үсемлеккә охшаса да, никадәр шифалы үзлекләргә ия икән ул тузганак. Әмма һәрнәрсәдә дә чама белергә кирәк, монда да каршы күрсәтмәләр бар, шуңа да табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.
Тузганактан файдалы салатлар, кайнатма да эшлиләр.
Тузганак кайнатмасы
300-400 данә сары чәчәкне өзеп, өстенә салкын су салалар. Бер тәүлек торгач, сулы чәчәкне сыгып, ярты литр кайнар су агызырга һәм 15-20 минут кайнатырга. Аннары 1 килограмм шикәр комы, 1-2 лимон турап салырга, 1 бал кашыгы лимон кислотасы сибеп, тагын 5 минут кайнатырга. Ул бал төсенә кергәч, ут өстеннән алырга. Кайнатма суынгач, марля аша сөзәеп, янә 1-2 минут кайнаталар. Кайнатма әзер. Аны иртән ач карынга ашасаң, файдасы күбрәк.
Читайте нас: