Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
1 июнь 2020, 19:00

Ефәк күбәләге һөҗүм итә

Күпләрне бүген бакчаны күбәләк кортларының басып алуы хафага сала. Нинди корткычлар соң алар?

Күпләрне бүген бакчаны күбәләк кортларының басып алуы хафага сала. Нинди корткычлар соң алар?
Бу боҗралардан торган ефәк күбәләге (кольчатый шелкопряд) – киң таралган агулы корткыч, аның кортлары барлык төсле җимеш культураларын, аеруча алма һәм сливаны, шулай ук имән, каен, тал, дүләнә, чикләвек агачларын һәм башка яфраклы агаяч төрләренә зыян китерә. Аларның килеп чыгуына кышның җылы торуы булышлык итте, йомырка эчендә кышлаучы кортлар 35 градустан түбән температура булган очракта гына һәлак була.
Агачлар бөреләнгән вакытта бу корткычлар башта яфракларны челтәрләп ашый, соңыннан тоташ юк итә. Бигрәк тә төнлә активлашалар. Кортларның күпләп үрчегән чорда җимеш агачларының үсеше тоткарлана уңдырышлылыгы, һәм кышка чыдамлылыгы кими.
Нинди көрәш ысуллары бар соң?
Халык чаралары.
1.Махсус капканнар кую. Моның өчен нык озын булмаган таякның башын киндер капчык яки чүпрәк кисәге белән урыйлар һәм буш кына итеп бәйләп куялар. Корткычлар еш кына шунда үрмәләп менә. Көн саен бу бәйләмнәрне тикшерергә һәм кортларны җыеп торырга һәм юк итәргә кирәк, моны перчатка киеп башкару мотлак, чөнки алар аллергия тудырырга мөмкин. Яисә тукымага вазелин сөртеп куйсаң да кортлар аннан чыга алмаячак.
2.Корткычлардан котылу өчен участокларда кошларны җәлеп итү, сыерчык оялары, улаклар элү.
Ефәк күбәләгенә көчле исле үсемлекләрне (әрем, канлы үлән, махорка, гөлбадран) кайнар суда пешереп, шул су белән, тәмләткечләр, агач көле, аш серкәсе (бер литр суга 200 мл), нашатыр спирты (бер литр суга 10 мл), сарымсаҡ төнәтмәсе (бер литр суга бер стакан изелгән сарымсак) ярдәмендә каршы торырга мөмкин. Яфраклардагы актив матдәләрне югалтмас өчен, бөтен халык ысулларына да кер сабынын кушарга кирәк.
Кортларның корган үрмәкүчле ояларын кул белән җыеп юк итәргә, ә зарарланган ботакларны кисеп ташларга кирәк.
Ефәк күбәләгенә каршы көрәштә химик инсектицилар яхшы нәтиҗә бирә. Ләкин аларны зур күләмдә зарарланулар булган чакта гына кулланырга киңәш ителә, чөнки агулы препаратларның файдалы бөҗәкләрнед юҡ итүе ихтимал. Җимеш культураларын биологик (Лепидоцид, Битоксибациллин, Фитоверм) яки химик (Кинмикс, Инта-Вир һәм башкалар) препаратлар ярдәмендә эшкәртергә мөмкин.
Гөлфия ЯХИНА,
“Россельхозцентр”ның БР буенча филиалының район бүлеге баш агрономы.
Читайте нас: