Суганны шушы корткычтан ничек сакларга кирәклеге турында “Россельхозцентр”ның район бүлеге баш агрономы Гөлфия ЯХИНА киңәшләр бирә:
-Суган чебененә каршы көрәшү өчен “Алатар”, “Актара”, “Мухоед” һәм башка химик препаратлар кулланырга була. Әмма хәвефле химия алганчы, табигый чараларны сынап карарга тәкъдим итәбез.
Иң гади һәм нәтиҗәле алым – түтәлләргә даими рәвештә көл сибәргә кирәк. Бу корткыч тәмәке исен дә яратмый. Бер кап тәмәке тузанын 10-14 көн саен, көл кебек, суган араларына юеш туфракка сибәргә һәм тәпке белән аны җиргә күмдерергә.
Тоз да ярдәм итә, әмма аны кулланганда сак булырга кирәк, чөнки күпләп тоз сибү үсемлекләрнең үсешенә начар йогынты ясавы ихтимал. Корткычның барлыкка килүен белдергән беренче билгеләрене күрү белән, бер стакан аш тозын бер бидрә суда эретеп, дымлы туфракка суган араларына сибәргә кирәк. Берничә сәгатьтән соң күп итеп чиста су сибү мотлак. Зарарлы чебенне куркытырга гади әрем дә ярдәмгә килә. Яңа өзелгән әрем ботакларын суган рәтләре арасына салырга була һәм кипкән саен аны алмаштырырга. Яки эретмә ясарга да мөмкин: 1-1,5 кг әремне ваклап, өстенә 10 литр су салырга һәм өч тәүлек дәвамында төнәтергә. Арытабан аны сөзеп, түтәлләргә мул итеп сибәргә.
Суган чебене нарат ылысы исен дә яратмый. 10-12 көн саен яшь ботаклардан әзерләнгән эретмәне (бидрәне өчтән бер өлешен вакланган нарат ботаклары белән тутырып, өстенә су салалар һәм капкач каплап 3-4 тәүлек тондыралар) сибәргә дә була.