Гадәттә, җәй башыннан кара көзгә кадәр шау чәчәктә утыручы петунияләр кайчак «ялкаулана», чәчәк атарга ашыкмый. Ничек «уятып» җибәрергә бу үсемлекне?
Петуниянең чәчәк атмавында берничә төрле сәбәп булырга мөмкин.
Урын кысынкы
Петуниянең тамыр системасы бик көчле. Әгәр дә үсемлекләр бер-берсенә артык якын утыртылса яисә чүлмәге кечкенә булса, тамырлары юньләп җәелә алмый. Димәк, чәчәк атарга көче булмый. Сәбәп шушында булса, берничә үсемлекне башка җиргә күчереп утыртып, арасын сирәкләгез.
Суны чикләү
Бу чәчәккә суны сирәк, әмма бер сипкәндә мул итеп сибәргә кирәк. Ә менә ачык туфракка утыртып, әле яхшылап тамыр җибәргәнче, киресенчә, суны аз-азлап еш сибеп тору сорала. Петуния көчәеп үсеп китеп тә, чәчәккә бөреләнергә ашыкмый икән, су сибүне чикләбрәк карагыз. Уңайсыз шартларга эләккән үсемлек тизрәк чәчәк атып, орлык өлгертергә ашыгачак.
Яктылык җитми
Петуния кояшлы җирдә генә мул итеп чәчәк ата. Күләгәне бик авыр кичерә ул, сабагы озыная, чәчәкләре булмый.
Ашлама йә артык, йә ким
Июньнең беренче яртысында үсемлекләргә азотлы ашламалар кертү кирәк булса да, азот күпкә китсә, ул яфракка котыра, ә менә чәчәк бөреләре яралмый. Петунияләр чәчәк атсын өчен аларга фосфор белән калий кирәк. Иң оптималь вариант булып түбәндәге схема санала: сугару – органик яисә минераль ашлама кертү – сугару – яфракларына минераль ашлама эремәсе бөркү
Формалаштыру
Петунияне үсә башлаганнан бирле гел формалаштырып, ботак очларын өзгәләп торырга кирәк. Үрмәләп үсә торган ампельле сортларының ботакларын яртылаш киссәң дә була. Куак булып үсүчеләрен 10-12 см га кыскарталар. Очын кискәч, ян-яктан тармаклар чыгара, ә аларда чәчәк бөресе күп була.
Кисеп алган тармак очын суга тыгып, тамырландырырга һәм кабат утыртырга мөмкин.
Чәчәкләрен өзеп тору
Бөтен үсемлекләр дә нәсел калдырырга омтыла. Чәчәкләрне дә ул тизрәк орлык өлгертү өчен дип ата. Орлыклар өлгерү – үсемлек өчен инде артыгын тырышмаска да була дигән сигнал. Шуңа күрә чәчәк атып бетереп, сулган чәчәкләрне гел өзеп торырга кирәк. Бу петуниянең «яшьлеген» озынайта.