Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
16 июнь 2020, 15:45

Сода һәм нашатырь спирты – бакчада зур ярдәмчеләр

Без соданы гадәттә кулинариядә һәм көнкүрештә генә кулланабыз, ә ул – бакчада да менә дигән ярдәмче!

Без соданы гадәттә кулинариядә һәм көнкүрештә генә кулланабыз, ә ул – бакчада да менә дигән ярдәмче! Моны тәҗрибәле бакчачылар яхшы белә һәм куллана.

Соданы нинди очракларда, күпме микъдарда кулланырга?

Мәсәлән, виноград җимешләнә башлаган чорда 10 литр суга 75 грамм сода кушылган катнашма сибәргә киңәш ителә. Бу чара виноградны черүдән саклый һәм җимештә шикәр микъдарын арттыра.
Әлеге катнашма бөтен җимеш агачлары өчен файдалы, аларны яфрак ашаучы кортлардан саклаячак.

Ә кәбестәне кортлардан саклау өчен соданы яфрак өстенә коры килеш сибәргә тәкъдим ителә.
Фото: gdeklop.ru
Читайте нас: