Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
20 июнь 2020, 16:00

Сода һәм нашатырь спирты – бакчада зур ярдәмчеләр

Сода – кыярга нык зыян китергән онлы чыкка каршы көрәшүдә дә нәтиҗәле чара.

Сода – кыярга нык зыян китергән онлы чыкка каршы көрәшүдә дә нәтиҗәле чара. Моның өчен бер литр җылы суга бер чәй кашыгы сода салып болгатырга.

Әгәр карлыган, крыжовник кебек куакларны эшкәртергә теләсәгез, бер аш кашыгы сода, бер таблетка аспирин, бер чәй кашыгы сыек сабын, бер аш кашыгы үсемлек мае һәм 4,5 литр су кушылган катнашма әзерләгез.

Шулай ук ниндидер вакытта бер тапкыр 10 литр суга бер аш кашыгы сода өстәлгән су сипсәгез, кыярның яфраклары иртә саргаймас.

Нашатырь спиртын, ягъни аммиак катнашмасын бакчада ашлама буларак та, төрле корткычлардан саклану чарасы итеп тә кулланырга мөмкин.

Катнашма бик яхшы азотлы ашлама буларак билгеле, ә әче исе һәм составындагы аммиак корткычлардан котылу өчен яхшы чара булып санала.

Аммиак бик тиз очып парга әйләнә, шуңа да су кушылган катнашманы шунда ук кулланырга киңәш ителә. Аммиак парыннан зыян күреп куймау өчен бу эшләрне саф һавада башкарыгыз һәм мотлак саклану чаралары – битлек, перчатка кулланыгыз.

Чәчкәләр өчен дә файдалы булачак аммиаклы катнашма. Аларга ике атнага бер тапкыр сибәргә мөмкин. Ул чакта үсентеләрегез, гөлләрегез күкрәп чәчкә атып шатландырыр.
Фото: https://pixabay.com/ru
Читайте нас: