Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
23 октябрь 2020, 23:00

АГАЧ АГАРТУ СЕРЛӘРЕ

Язгы кояш нурлары кайрыларын пешермәсен өчен, көзен агач һәм куакларның кәүсәләрен агартып калдырырга кирәк.

Язгы кояш нурлары кайрыларын пешермәсен өчен, көзен агач һәм куакларның кәүсәләрен агартып калдырырга кирәк. Агарту кайры астында кышларга җыенган корткычлардан да саклый.
Агачларны температура +3... +5 оСка кадәр төшкәч, дымлы, болытлы көнне агартырга кирәк. Шуннан алда агартуның мәгънәсе юк, җылыда корткычлар йомырка салуны дәвам итә.
Агартыр алдыннан агачның кәүсәсен мүк, лишайниктан чистартырга, җәрәхәтле урыннарга бакча сумаласы сыларга кирәк. Яшь агачларны тупас тукымадан тегелгән эш бияләе белән ышку да җитә. Карт агачларның зарарланган урыннарын сәламәт кайрыга кадәр чистарталар, тиешенчә чистартылган кәүсәдә корткычлар кышлый алмый.
Кәүсәне скелет ботаклар биеклегендә, өстән аска таба агартып барырга кирәк.
Агачларны кимерүчеләрдән саклау өчен, агарткыч катнашмага 1 аш кашыгы карбол кислотасы яки креолин кушарга була.
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_6006%2Fall
Читайте нас: