Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
15 гыйнвар 2021, 17:02

Быел помидор һәм татлы борыч утырту өчен нинди көннәр иң уңышлы булачак?

Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр помидор, баклажан, татлы борычның беркадәр өлешен иртәрәк утырта ала.

Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр помидор, баклажан, татлы борычның беркадәр өлешен иртәрәк утырта ала. Шулай ук, петуния орлыкларын да иртәрәк утырту яхшырак. Җәй башында ук алар чәчәккә төренеп утырачак.

Агымдагы елның гыйнварында помидор, татлы борыч орлыгын чәчү өчен иң уңышлы көннәр: 16, 17, 21, 22, 26, 27. Бу көннәрдә үсеп килүче Ай иң уңдырышлы йолдызлык билгеләрендә булачак. Ә менә 12, 13, 14, 28 гыйнвар - уңайсыз көннәр.

Быел 13, 14, 17, 18, 19, 22, 23, 24 февраль орлык чәчү өчен иң яхшы көннәр санала. Айның беренче декадасы чәчү эшләре өчен туры килми. 11 һәм 27се шулай ук уңышсыз көннәр санала.

Мартта чәчү өчен иң яхшы вакыт: 17, 18, 22, 23 көннәре. Язгы чәчү эшләрен 1, 5, 9 һәм 28 мартта башкару катгый тыела.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас: