Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
25 февраль 2021, 15:00

Яхшы бакчачының кышын да эше җитәрлек

Тиздән бакчачыларның беренче җитди мәшәкатьләре башлана.

Февраль аенда бакчачыларның беренче җитди мәшәкатьләре башлана.
Быел кыш салкын һәм карлы булды, кар өемнәре басуларны һәм участокларны ныклап каплады. Күптән түгел көннәр җылы торды, шуңа да бакчада агачлар һәм куакларны карарга, үсемлекләргә кар өяргә кирәк. Аны тыгызларга кирәкми, дип киңәш итә белгечләр. Шулай ук яшь үсентеләрнең ботаклары кар авырлыгыннан сынмасын өчен аларны даими кагып торырга кирәк. Теплицаның түбәсен чистартырга, карны эченә ыргытырга да онытмагыз.
Бакча мизгеле якынлашуы ничек сизелүен беләсезме? Кояш бераз яктырак балкый һәм көннәр озыная диярсез. Әлбәттә, шулай. Мин шулай ук магазиндагы төрле орлыклар тезелгән киштәләр янында халыкның җанлануын да билгеләп үтәр идем. Кайберәүләр, пакеттагы язуларны җентекләп укып, кирәкле сортларны сайлый. Икенчеләре бик тиз генә кулына беренче эләккән орлыкны сатып алып чыгып китә. Ә юкка! Тәҗрибәле бакчачылар иң элек йорттагы орлык запасларын карарга, утырту планын төзергә, җитмәгән чәчү материалы исемлеген төзергә һәм аннан соң гына магазинга барырга киңәш итә.
Орлык яшьрәк булган саен, шытымнар да әйбәтрәк чыга, дип санала. Тик кабак культуралары - кыяр, ташкабак, патиссоннар түгел. Өч елдан соң аларның чыгышы, киресенчә, арта.
Кемдер үсентеләрне ай календаре буенча уңайлы көннәрдә утырта, икенчеләре хатын – кызлар көннәрендә – чәршәмбе, җомга яки шимбә орлык чәчә. Бу һәркемнең эше, иң мөһиме - нәтиҗә сөендерсен. Үсемлекләрне иртә чәчү дә кирәкми – алар сузыла, озын булып үсә һәм көчсезленә.
Ә менә социаль челтәрләрдә тәҗрибә уртаклашкан бакчачыларның берсе язуынча, орлык материалын алдан әзерләргә кирәк. Беренче чиратта дезинфекцияләү зарур. Моның өчен борыч һәм помидор орлыкларын марлядан ясалган кечкенә пакетларга салырга һәм аларны 20 минутка марганцовка эретмәсендә тотарга кирәк, аннары суда юарга кирәк. Арытаба микроэлементлары булган үсеш стимуляторы эретмәсендә («Эпин», «Цитовит» яки «Циркон») эшкәртергә. Тик натураль биостимулятор — алоэ гөленең йомшагы өстенрәк. Орлыкны шунда дүрт-биш сәгатькә җебетергә куялар. Аннары орлыкны алып юарга, салфеткага салырга һәм ике тәүлеккә суыткычка чыныгырга куярга. Шуннан соң гына чәчәргә була. Ә помидорны ул март уртасында (14 март) чәчә. Борычны сортына карап - февраль уртасыннан мартның 10нчы числосына кадәр чәчәргә киңәш итә.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Фото: proogorodik.ru
Читайте нас: