Әлшәй хәбәрләре
+15 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
11 март 2021, 13:00

Помидор чәчүнең биш кагыйдәсе

Март ае – өйдәге чәчү эшләренең иң кызган чоры.

Март ае – өйдәге чәчү эшләренең иң кызган чоры. Борыч, баклажаннарыгыз инде тишелеп чыккандыр, хәзер исә помидорларны чәчәргә вакыт. Помидор чәчүнең кыенлыгы юк, ул тиз тишелә, ләкин аны өй шартларында кыска буйлы, юан сабаклы итеп үстерүе генә катлаулырак. Без сезгә бу җәһәттән берничә киңәш язып үтмәкче булабыз.

Беренче киңәш: кабына кара!

Һәр сортның үз өлгерү вакыты. Гадәттә, бу мәгълүмат орлыкның кабына язылган була. Шуннан чыгып, кайчан чәчәргә кирәген исәпләве кыен түгел. Моңа орлыкларның тишелеп чыгу өчен ничә көн кирәген дә кушыгыз.
Иртә өлгерешле сортларны туфракка 60–65 көнлек булганда утырталар. Июньнең уннарына кадәр безнең җирлектә әле кыраулар төшү куркынычы бар. Әгәр дә каплап үстерергә мөмкинлегегез булмаса, иртә өлгерешле сортларны март ахыры–апрель башында гына утыртырга кирәк.
Теплицагыз булса, анда помидорларны май башында ук утыртырга була. Димәк, орлыкларны да мартның беренче атнасыннан калмый чәчәләр.

Икенче киңәш: ай календарена күз салыгыз.
Кемдер моңа ышана, кемдер юк, ләкин тәҗрибәле бакчачылар ай календаре белән эш итәргә тырыша. Айның тереклеккә тәэсир көчен беркем дә инкарь итә алмый. Быел март аенда орлыклар чәчү өчен уңай көннәр: 3, 4, 17, 18, 22, 23, 30, 31.
14–27 март – үсүче ай, бу вакытта чәчү бигрәк тә отышлы.
13 март – яңа ай туган, 28 мартта ай тулган көннәр. Бу көннәрдә чәчәргә ярамый.

Өченче киңәш: туфракны дөрес әзерләү
Кибеттә әзер туфраклар да сатыла, ләкин тәҗрибәле бакчачылар, үзең әзерләгәне күпкә яхшырак, диләр. Аның составында үсемлекләр җәй буе үсәчәк җирнең туфрагы булса, стрессны азрак кичерәләр, тамырлары тизрәк ныгый икән. Билгеле, туфрак әзерләүгә көздән үк керешергә кирәк иде. Үсемлекләр өчен кулай туфрак:
1 өлеш кәсле туфрак;
1 өлеш бакча туфрагы;
4 өлеш торф;
0,25 өлеш черемә алына.
Тагын бер состав:
3 өлеш торф;
0,5 өлеш черемә;
1 өлеш бакча туфрагы;
1 өлеш пычкы чүбе (аны берничә көн чылатырга, аннары кайнар су белән пешекләргә кирәк).

Чир чыгаручы гөмбәләрне юк итү өчен, орлыкларны чәчкәнче әзер туфракка куе кызыл төстәге марганцовка яки «Фитоспорин» эремәсе сибелә.

Дүртенче киңәш: орлыкларны уяту.
Чәчәр алдыннан орлыкларны төрле эремәләрдә тотып, чирләрдән арындыралар, уятып җибәрәләр. Моның өчен «Эпин», «Циркон», водород перекисе, сыек алсу төстәге марганцовка эремәсе кулланыла. Өйдә үсеп утыручы гап-гади алоэ согын да куллана аласыз. Берәр сәгатьләр чылатсагыз, җитәр. «Эпин» һәм «Циркон»ны кулланганда, инструкцияне укыгыз.

Хәзер инде нинди савытларга чәчәргә, дигән сорау туа. Помидор күчереп утыртканны бик ярата. Болай эшләгәндә, аның тамыры көчлерәк булып үсә. Шуңа күрә башта кечерәк савытларга чәчеп, ике чын яфрагы чыкканнан соң аерым савытларга күчереп утырту отышлырак санала.
Орлыкларны тирән булмаган буразналарга, бер-берсенең арасын 1–2 см калдырып чәчелә. Рәт арасы 3 см калсын.
Тишелеп чыкканнан соң, үсентеләрне якты, ләкин салкынча урынга куярга кирәк. Җылыда алар бик тиз буйга сикерә. Яктылык җитәрлек булмаса да, үсентеләр озын һәм зәгыйфь була.
Һәр үсемлек өчен иң мөһиме – тамыр системасының нык булуы. Чөнки аларны тамырлары туендыра. Ә тамырлар нык булып үссен өчен, бәләкәй вакытта үсентеләр ярлы туфракта үсәргә тиеш. Монысы бишенче киңәш иде.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас в