Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
18 март 2021, 15:00

Соң утырткан помидорлар чыдам була

Айның бу көннәре утырту эшләре өчен бик уңышлы.

Айның бу көннәре утырту эшләре өчен бик уңышлы.

Март — язның беренче ае. Бу айда бакчачылар өчен аеруча кызу мәл, соңга калмас өчен помидор һәм чәчәк орлыкларын чәчеп куярга кирәк. Ә менә Айга карап эш башкарган бакчачыларның уңышы тагын да мулрак һәм яхшырак булыр.

14 мартта Ай үсә башлады һәм ул 27 мартка кадәр дәвам итәчәк. 17-18 (Үгезбозау йолдызлыгы), 22-23 (Кысла йолдызлыгы) март - бакча эшләре белән шөгыльләнү өчен иң уңайлы көннәр. Ай Кысла, Үгезбозау йолдызлыгында булганда чәчкән, утырткан яшелчәләр мул уңыш бирәчәк. Бу көннәр кыяр, ташкабак, базилик, иртә өлгерә торган помидор утырту өчен аеруча уңышлы.

Помидор өчен соң инде димәгез, соң чәчсәгез дә, үсентеләр тиз шытачак һәм тиз үсәчәк тә. Бу вакытта утырткан орлыклардан нык һәм чыдам үсентеләр үсә, яшелчәләр мул уңыш бирәчәк. Шулай ук помидор, борыч, баклажан үсентеләрен күчереп утыртырга була.

Тамырлары саклансын һәм яхшы тармаклансын өчен рассаданы аерым чүлмәкләргә, савытларга күчереп утырту киңәш ителә. Аерым үскән рассада җиргә утырткач, тиз һәм зыян-зарарсыз тамырланып китә, аның уңышы да 10-12 көнгә иртәрәк җитешә, утыртканнан соң яфраклары саргаймый, шиңми, коелмый. Ә помидорда иң иртә уңыш бирә торган беренче чәчәк төркемнәре саклана.Автор: Зөлфия Фәтхетдинова.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/So-utirtkan-pomidorlar-chidam-bula-722284/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: