Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Салават күперенең җиде төсе”

Җәйге каникуллар башланды һәм Пионерлар йортында “Балачак планетасы” көндезге лагеры кызлар һәм малайлар өчен ишекләрен ачты.

Җәйге каникуллар башланды һәм Пионерлар йортында “Балачак планетасы” көндезге лагеры кызлар һәм малайлар өчен ишекләрен ачты.
Алда аларны мавыктыргыч чаралар, гадәти булмаган конкурслар, спорт ярышлары, уеннар, экскурсияләр, походлар, төрле остаханәләр көтә, һәркем күңеленә ошаган шөгыль табар.
“Салават күперенең җиде төсе” дип аталган беренче сменаны ачу тантанасында мәгариф бүлеге җитәкчесе А. Т. Солтанголов балаларга яхшы ял итүләрен, җәйге каникулларны кызыклы һәм файдалы үткәрүләрен теләде.
Сменаның өлкән вожатые Р. Ф. Низамова отрядларны барлый. Пионер быргысы яңгырый. Тантаналы минутлар җитә. Отряд командирлары “Балачак планетасы” лагеры флагын күтәрә. Балалар монда рәхәтләнеп ял итәр һәм “Без дуслыкка ышанабыз һәм һәрвакыт ярдәм кулы сузабыз!” дигән лагерь девизын йөрәкләрендә озак саклар.
Надежда САМОЙЛОВА,
Пионерлар йорты директоры.
Читайте нас: