Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Сәяхәтләр һәм төрле уеннар

Раевка 2нче мәктәбендә балалар өчен җәйге лагерь оештырылды.

Раевка 2нче мәктәбендә балалар өчен җәйге лагерь оештырылды. Анда беренче сменада 7 яшьтән 11 яшькә кадәрге 60 укучы ял итте.
Лагерь эшенең мөһим юнәлешләре булып балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту тора, шуңа да программага смена башында һәм ахырында медицина тикшерүе үтү, иртәнге гимнастика, саф һавада йөрү, җәяүле экскурсияләр, сәламәт туклану, спорт чаралары кертелде.
Һәр көнне ял итү өчен уен бүлмәләре җиһазландырылды, балалар спорт залында һәм урамдагы спорт мәйданчыгында шөгыльләнде, китапханәгә һәм ашханәгә йөрде.
Кайсыбыз балачакта сәяхәтче булырга яки зур ачышлар ясарга, билгесез утрауны үз исеме белән атарга хыялланмаган икән? Безнең лагерьда һәркемнең мондый мөмкинлеге булды. Балалар белән төрле сәяхәтләргә чыктык, җылы кояш нурларына коенып, яхшы кәеф белән көннәребезне уздырдык!
Җәйнең “әзер” рецепты булмый, әлбәттә, әмма 2нче мәктәп укытучылары яхшы кәеф белән үзара аңлашып эшләп төрле мәсьәләләрне хәл итеп булуына ышана.
“Ал җилкәннәр” лагеренда тәрбия эше җәйге каникулда укучыларның сәламәтлеген ныгыту һәм ялын оештыруга, аларның иҗади һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен, сәләтен үстерүгә юнәлтелгән.
Һәр яңа көн бергәләп зарядка ясаудан, гомум отряд линейкасыннан башланды, анда үткән көнгә йомгак ясалып, яңа эшләр планлаштырылды.
Иртәнге аштан соң коллектив- иҗади чаралар оештырылды. Балалар өч отрядка бүленеп, һәрберсе үзенә исем һәм девиз сайлады.
Кызыклы уеннар, конкурслар, җырлар. Һәр көнне – мавыктыргыч яңа сәяхәтләр. Балачак, Җәй, Очрашулар, Спортчылар, Пушкин, Табышмаклар, Рус традицияләре, Күңелле уеннар урамнары...
Балаларга аеруча экскурсияләр ошады. Без янгын частенда, район ветеринария станциясендә, икмәк комбинатында, элеваторда булдык. Һәр очрашу балаларда онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Беренче тапкыр элеваторда төрле объектлар, механизмнар белән танышкач, укучылар предприятие тарихы турында күп мәгълүмат алды. Бу мавыктыргыч экскурсияне оештырган баш инженер И. М. Шивеевка зур рәхмәт белдерәбез.
Светлана ТАГАЕВА,
лагерь җитәкчесе.
Читайте нас: